Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Гимназияне “шартлаттылар“

Узган җомгада иртәнге сәгать 10 тулганда полиция бүлегенең дежур частена бер бала шалтыратып "1нче гимназияне шартлаттылар" дигән хәбәр җиткерә. Полиция хезмәткәрләре санаулы секундлар эчендә эчке эшләр, гадәттән тыш хәлләр министрлыкларына, ашыгыч ярдәмгә, район хакимиятенә шалтыраталар. Бик тиз арада тиешле оешмалар 1нче гимназия тирәсенә җыела. Бу вакытта мәктәп җитәкчелеге укытучылар белән...

Узган җомгада иртәнге сәгать 10 тулганда полиция бүлегенең дежур частена бер бала шалтыратып "1нче гимназияне шартлаттылар" дигән хәбәр җиткерә.

Полиция хезмәткәрләре санаулы секундлар эчендә эчке эшләр, гадәттән тыш хәлләр министрлыкларына, ашыгыч ярдәмгә, район хакимиятенә шалтыраталар. Бик тиз арада тиешле оешмалар 1нче гимназия тирәсенә җыела. Бу вакытта мәктәп җитәкчелеге укытучылар белән берлектә укучыларны бинадан чыгара башлаган иде инде.

Тикшерү барышында кинолог белән аның өйрәтелгән эте бернинди шикле әйбергә дә юлыкмадылар, әлеге шалтырату ялган булып чыкты. Гимназиядә җомга көн дәресләр туктатылды, ә шимбә дәресләр гадәттәгечә узды.

- Полициягә хәбәр итүченең кем булуы ачыкланды. Ул - Әгерҗедә яшәүче 8 яшьлек малай. Баланың әти-әнисен зур күләмдә штраф көтә, - ди полиция бүлегенең юрисконсульты Айрат Гайнетдинов.

Ххх

Хөрмәтле әти-әниләр! Менә мондый шуклыкларның бик кыйммәткә төшүен балаларыгызга аңлатсагыз иде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев