Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Җиңүчеләр грант алды

"Ел тәрбиячесе-2013" бәйгесенең сайлап алу турында 14 тәрбияче катнашты. Аларның алтысы алдагы этапларда да көч сынашты. Ә "Ел тәрбиячесе" исеменә кем лаек булды? Тәрбиячеләр иң элек 9, 5, 1нче балалар бакчалары базасында занятиеләрдән өзекләр күрсәттеләр. Экспертлар занятиенең эчтәлегенә дә, педагогларның укыту һәм тәрбия чараларыннан дөрес файдалануына да, балалар эшчәнлеге белән...

"Ел тәрбиячесе-2013" бәйгесенең сайлап алу турында 14 тәрбияче катнашты. Аларның алтысы алдагы этапларда да көч сынашты. Ә "Ел тәрбиячесе" исеменә кем лаек булды?
Тәрбиячеләр иң элек 9, 5, 1нче балалар бакчалары базасында занятиеләрдән өзекләр күрсәттеләр. Экспертлар занятиенең эчтәлегенә дә, педагогларның укыту һәм тәрбия чараларыннан дөрес файдалануына да, балалар эшчәнлеге белән идарә итә белү осталыкларына да игътибар иттеләр. 6нчы балалар бакчасы педагогы Надежда Шлюгинаның сөйләм телен үстерү буенча күрсәткән "Язга кояшны кайтарыйк", 1нче балалар бакчасы тәрбиячесе Марина Сергееваның "Светофория патшалыгына сәяхәт", 8нче балалар бакчасыннан Елена Обухованың "Яшәсен уен!" занятиеләре аеруча уңышлы дип табылды.
Бәйгенең финал өлеше 4нче балалар бакчасында узды. Бакчада тәрбияләнүче нәниләр конкурсантларга теләкләрен шигъри юллар аша җиткерделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова да финалда катнашучыларга уңышлар теләде. Педагогларга көч биреп торырга хезмәттәшләре, дуслары, сабыйларның әти-әниләре дә килгән иде.
Финалның беренче бәйгесендә педагоглар визит карточкасы күрсәттеләр. Тирсәнең "Миләүшә" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнара Җәлилованың чыгышы аеруча югары бәяләнде.
Мастер-класста педагоглар занятиеләрдән өзекләр тәкъдим иттеләр. Надежда Шлюгинаның өй шартларында курчак театры күрсәтүе бик тә кызыклы булды.
Бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшылар сайлап алынды. "Ел тәрбиячесе-2013" бәйгесенең район туры җиңүчесе булып Надежда Шлюгина калды. Ул республика конкурсында катнашачак. II урынга Елена Обухова лаек булды. IIIдә - Гөлнара Җәлилова. Призерлар Диплом һәм район башкарма комитеты җитәкчесе грантларына лаек булдылар.
Ләйсән КӘЛИМУЛЛИНА,
мәгълүмати-методик үзәк методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев