Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Җирләр буш ятмаска тиеш

Узган ел Девәтернәдә узган гражданнар җыенында авыл халкыннан пай җирләренә кагылышлы сорау бирелгән иде. Бу авылда кайберәүләргә күптән түгел пай җирләре өчен штраф түләргә туры килгән. Бу нинди штраф һәм ул кемнәргә салына? Шушы сорауга җавап бирүен үтенеп, ТР Росреестр идарәсенең Әгерҗе бүлеге начальнигы Юлия Бочкинага мөрәҗәгать иттек. - Юлия...

Узган ел Девәтернәдә узган гражданнар җыенында авыл халкыннан пай җирләренә кагылышлы сорау бирелгән иде. Бу авылда кайберәүләргә күптән түгел пай җирләре өчен штраф түләргә туры килгән. Бу нинди штраф һәм ул кемнәргә салына? Шушы сорауга җавап бирүен үтенеп, ТР Росреестр идарәсенең Әгерҗе бүлеге начальнигы Юлия Бочкинага мөрәҗәгать иттек.

- Юлия Владимировна, соңгы вакытларда телевизордан да авыл хуҗалыгы җирләреннән максатчан файдалану турында еш сөйлиләр. Бу хакта сез дә газета укучыларыбызга тулырак итеп аңлатыгыз әле.
- Милкендә җир участоклары булган кешеләр, җирне арендага алучылар аннан максатчан файдаланырга бурычлы. Безнең районда җирләр 2002 елның 24 июлендә кабул ителгән "Авыл хуҗалыгы җирләренең әйләнеше турындагы" Федераль закон ( 101-ФЗ) нигезендә контрольдә тотыла. Әгәр кеше үзенә бирелгән җирдән өч елдан артык файдаланмый һәм шуның нәтиҗәсендә участокны агач-куаклар басып китә яисә туфракның уңдырышлылыгы кими икән, ул административ җаваплылыкка, төгәлрәге, штрафка тартыла. Гражданнар өчен штраф күләме 2000 сумнан алып 5000 сумга, җаваплы затларга - 4000 сумнан алып 6000гә, юридик затларга - 80000нән алып 100000 сумга кадәр. Закон нигезендә, административ штрафка тарту турында карар чыкканнан соң, аны 30 көн эчендә түләргә кирәк. Кичектереп түләү мөмкинлеге бирелгән булса, әлеге срок беткәнче штрафны түләргә кирәк. Инде боларның берсе дә үтәлми икән, администртив штрафны түләтү буенча материаллар суд приставы-башкаручылга юллана. Шулай ук әлеге эш буенча административ җаваплылыкка тарту турында мировой судка протокол да җибәрелә.
Моннан тыш, әгәр дә кеше жирне файдалану буенча таләпләрне үтәми, ягъни аның җирләрне тиешле максатларда файдаланмавы нәтиҗәсендә туфракның уңдырышлылыгы кими, йә, булмаса, тирә-як табигатькә зыян килә икән, суд карары нигезендә әлеге участок аннан тартып алынырга да мөмкин.

- Безнең районда җирне максатчан файдаланмау очраклары бармы?
- Әгерҗе районында мондый очраклар бик күп. Узган ел гына да Азево, Кичкетаң, Күләгәш, Шаршады, Бима, Иске Чекалда, Салагыш, Кадрәк, Красный бор, Девәтернә, Исәнбай, Тәбәрле авыл җирлекләрендә файдаланылмый торган җир участоклары булуы ачыкланды. Девәтернәдәге җыенда сорау бирүче дә пай җирләрен максатчан файдаланмаучыларның берседер, мөгаен. Аның кебек җирдән максатчан файдаланмаучы күп кенә гражданнарга узган ел штраф түләргә туры килде. Әйтик, узган елның октябрендә Салагышта 62 гектар участок җире тикшерелде. Нәтиҗәдә, бу җирләрнең өч елдан артык файдаланылмавы ачыкланды. Җир хуҗасы буларак үз вазифаларын үтәмәгәннәре өчен алар 2000 сум штрафка тартылды. Һәркайсына үз җирләрен тәртипкә китерү йә алардан баш тарту турында күрсәтмә бирелде. Күрсәтмә үтәлмәгән очракта, җирләрнең суд тәртибе нигезендә тартып алыначагы турында кисәтү ясалды.
- Мондый күңелсез хәл килеп чыкмасын өчен, нишләргә соң?
- Моның өч төрле юлы бар: йә әлеге җирдән баш тартырга, йә үз участогыңны муниципаль милеккә бирергә, йә участогыңны тәртипкә китерергә кирәк. Иң беренче чиратта үз участогыңнын ни хәлдә булуын ачыклау зарур. Моның өчен авыл җирлеге советына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр участогыгызда агачлар үсә икән, димәк, кичекмәстән чистартырга кирәк. Инде чистартырга мөмкинлегегез юк, әлеге җирләрдән баш тарту зарур. Тик участоктан баш тарту турындагы гариза әлеге җиргә хокук теркәлгән булса гына кабул ителә.
- Белүемчә, авылда бик күпләрнең җиргә хокуклары да теркәлмәгән шул...
- Ни кызганыч, әллә кеше моның мөһимлеген, әллә нидән башларга икәнлеген белми, чыннан да, күпләр җирләрен рәсмиләштерергә ашыкмый. Югыйсә, моның өчен авыл советына барып, җирнең кайчан, кайдан бирелүе турындагы карарның өземтәсен (выписка) генә алырга кирәк. Һәр кешенең кулында 1996 елда бирелгән җиргә өлеше барлыгын раслаучы яшел төстәге таныклык бар. Менә шулар белән безнең Росреестр идарәсенә килеп, 1,2,3нче тәрәзәләргә мөрәҗәгать итәргә һәм кадастр паспортына заказ бирергә кирәк. Бу паспортны кулга алгач, җир участогына үз хокукыңны теркәү яисә аннан баш тарту турында гариза язарга да була. Тагын бер нечкәлек: кадастр паспортына заказ бирергә җир хуҗасы үзе йә аның ышаныч кәгазе бирелгән вәкил килә ала. Ышаныч кәгазе бирелгән кешенең җир участогына хокукны теркәү йә аннан баш тарту мөмкинлеге дә бар.
- Газета укучыларга тагын ни әйтер идегез?
- Кеше миңа әле штраф килмәде дип тынычланып тормасын иде. "Калган эшкә кар ява" дигән мәкаль бар. Әгәр кешегә билгеле бер мәйдан җиргә милек хокукы бирелгән икән, ул җирләрдән нәтиҗәле итеп файдаланырга кирәк. Тик башта җиргә хокукны теркәү зарур. Ни кызганыч, күп кенә авыл җирлекләрендә хәзерге көндә җиргә хокукларын теркәгән кешеләр бармак белән генә санарлык. Кемдер каяндыр килеп эшләр дип көтеп ятмасыннар иде. Мөрәҗәгать итүчеләргә тиешле консультация бирергә әзер без.
Әңгәмәдәш - Дания АБЗАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев