Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Җитмеш төрле һөнәр дә аз

"Белгечлегем буенча мин - умартачы, үзлегемнән төзүче һөнәрен үзләштердем, хәзер "Наҗар" ширкәтендә механизатор булып эшлим. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр бит. Шуңа барысын да өйрәнәм". Ирек ГЫЙЛӘҖЕВ үзе турында әнә шулай ди. Мамадыш районы Түбән Тәкәнеш авылы егете Тирсәдә һәм Әгерҗедә яңа мәктәп төзүдә эшләгәндә Тирсә кызы...

"Белгечлегем буенча мин - умартачы, үзлегемнән төзүче һөнәрен үзләштердем, хәзер "Наҗар" ширкәтендә механизатор булып эшлим. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр бит. Шуңа барысын да өйрәнәм". Ирек ГЫЙЛӘҖЕВ үзе турында әнә шулай ди.
Мамадыш районы Түбән Тәкәнеш авылы егете Тирсәдә һәм Әгерҗедә яңа мәктәп төзүдә эшләгәндә Тирсә кызы Гөлнарага гашыйк булып, тормышын безнең яклар белән бәйләгәнен сизми дә кала.
- Туган авылымны да бик яратам. Бик зур, матур безнең авыл. Әти-әни генә бик иртә фани дөньядан китеп бардылар. Хәзер туган нигездә гаиләсе белән энем яши. Абыем Чаллыда калды. Ә мине язмыш Әгерҗе якларына китерде. Хәзер инде бу төбәкне дә үз итеп өлгердем. Гөлнара белән бик матур яшибез. Ике кызыбыз үсеп килә, - ди ул.
Моннан өч ел элек "Наҗар" ширкәтендә механизатор булып эшли башлаган егетне беренче көнне үк үз итәләр. Аның кебек яшь механизаторлар күп биредә. Әнә, Илнур Хуҗин, Рәүф Нуриев, Әлфинат Кадыйров, Рафил Садыйков - барысы да авыл тормышын сайлаган егетләр.
Иртүк эшкә килеп МТЗ-80 тракторын кабызып җибәреп эшкә тотына Ирек. Ә тимер аты күңеленә бигрәк тә якын. Чөнки ул иске тракторны яңартып, үзе җыеп чыккан. Хәзер аны яшь баланы карган кебек тәрбияләп кенә тора.
Ирек җәй буе терлек азыгы хәзерләүдә эшләгән. Печән, салам, сенаж төяүдә, ташуда алдынгылыкны бирмәгән. Хәзер инде тирес түгүдә эшли. Фермадагы сыер савучы апалар белән дә, терлекчеләр белән дә сүзгә килгәне юк.
Быел җәен фермага ремонт ясауда да актив катнашкан. Төзүче булып эшләвенең монда бигрәк тә кирәге чыккан. Биналарга тәрәзәләр куйганнар, агартканнар, идәннәрне дә төзәткәннәр. Хәзер буш вакытларында егетләр "Агрохимсервис" җәмгыятендә авыл хуҗалыгы техникасын кышка әзерлиләр.
- Без бит - авыл малайлары. Эштән куркып тормыйбыз. Кая кушалар, шунда йөгерәбез. Яшь чак, беләктә егәр күп, көч ташып тора, нигә эшләмәскә? - ди Ирек.
Чынлап та, авыл тормышыннан, эш күплектән куркып шәһәргә "шуган" бик күп авыл егетләренә Ирек кебек тынгысыз томышны сайлаучылар үрнәк бүген.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев