Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Гөлнара Сәлимуллина зона бәйгесендә – өченче

    Диплом һәм Кубок белән бүләкләнде

    “Автоледи“ район бәйгесендә җиңү яулаган Әгерҗедән Гөлнара Сәлимуллина Чаллыда зона бәйгесендә катнашу хокукына ия булган иде.

    Машина йөртү остасы биредә дә сынатмады. Юл йөрү кагыйдәләрен белү һәм автомобильне фигуралы йөртү буенча аның баллары Чаллы кызларыныкыннан гына түбәнрәк булды. Нәтиҗәдә, Гөлнара Сәлимуллина өченче урын алды, Диплом һәм Кубок белән бүләкләнде.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: