Арча районында Корса тимер юлы янындагы урманда адашкан 65 яшьлек хатын-кызны төне буе эзләү дә нәтиҗә бирмәгән. Бәхеткә күрә, хатын-кыз иртәнге сәгать 7дә очраклы рәвештә урманнан үзен эзләүче уллары каршына килеп чыга.
Кичә кич Яшел Үзән районында 60 яшьлек ике ир-атны коткаручылар төнлә табып алган.
Бөгелмәдә адашкан 46 яшьлек гөмбәчене табу өчен дә коткаручылар ярдәме кирәк булган.
Лаеш районында Бимә авылы янындагы урманда 60 һәм 38 яшьлек ике ир-ат адашкан. Аларны да коткаручылар төнлә генә табып ала.
Әгерҗе районында көндезге сәгать 11дә адашкан 39 яшьлек хатын-кыз бик тиз - сәгать ярым эчендә табылган.
Интертат ру.
Нет комментариев