Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Гөмбә җыя уразайлылар

Уразай диюгә күз алдына ак каеннар иле килеп баса. Ә ак каеннар үскән җирдә яңгырлы һәм җылы җәйдә, әлбәттә, ак гөмбә үсә. "Гөмбәләр патшасы", диләр аны. Быел гөмбә үсеше өчен җәй бик уңай килде. Ишелеп үстеләр тыгыз тәнле, горур кыяфәтле урман сылулары. Олысы-кечесе, кәрзин тотып, иртә таңнан урманга ашыга бу...

Уразай диюгә күз алдына ак каеннар иле килеп баса. Ә ак каеннар үскән җирдә яңгырлы һәм җылы җәйдә, әлбәттә, ак гөмбә үсә. "Гөмбәләр патшасы", диләр аны. Быел гөмбә үсеше өчен җәй бик уңай килде. Ишелеп үстеләр тыгыз тәнле, горур кыяфәтле урман сылулары.
Олысы-кечесе, кәрзин тотып, иртә таңнан урманга ашыга бу көннәрдә. Мин дә җәйге ялымда туган авылым Уразайга кайтып гөмбәгә киттем. Эх, ул урманның саф һавасы...
- Гөмбәне иртән җыярга кирәк, диләр. Оныгым Алинә белән таң беленүгә йокыдан торып каеннар иленә килдек. Менә алар - эшләпәләрен кырын салып, безгә "күз кысып" утыручы гөмбәләр. Качышлы да уйнарга яраталар икән үзләре. Берсен өзәсең, шул арада калганнары әллә кая качып өлгерә. Эзләргә кирәк аларны. "Гөмбә дә күп, җыючысы да күп, агач саен бер кеше" диюләре рас икән, - дип каршыбызга кәрзиннәрен тутырып Рәсилә белән Илдар Гариповлар очрадылар.
Шундый матур табигать кочагына сокланып гөмбә җыя-җыя алга атлый торгач, Ямурзага да якынлашканбыз. Ә анда Раилә Гыйбадуллина тулы чиләкләре белән каршы алды.
- Ямурза урманнарын биш бармагым кебек беләм. Кая гына барсам да, юлым уңмыйча кайтканым юк. Каенлыклар күп бит бездә. Бүген иртәнге сәгать өчтә үк җыя башлаган идем. Менә савытларым да тулды инде, - диде ул.
Раиләнең урманнан кайтып та кергәне юк. Һәр иртәне гөмбәгә чыгып китә. Красный бор мәктәбе бакчасында укучыларны эшләтеп кайтканнан соң пиннек җыярга баралар. Ә озын кичләрдә гөмбә маринадлый, пиннек бәйли.
- Җәен тын алырга да вакыт юк. Урман, андагы хозурлык, матурлык, саф һава гел үзенә дәшеп, чакырып тора. Урман һавасы сулау сәламәтлеккә дә бик файдалы, - дип саубуллашты уңган-булган дустым.
Барган саен барасы, табылган саен эзлисе килә шаян-шук гөмбә малайларын һәм кызларын. Кәрзиннәребез тула башлагач, "кайта-кайта түбәләмә итәчәкбез әле", дип кайтыр юлга борылдык. Каршыбызга авылдашым Минҗиан апа Гарифуллина чыкты. Ул да иртүк гөмбәгә килгән.
- Ирем Рәис белән көнгә ике тапкыр урманнарны җәяү урап кайтабыз. Кызым Венера, оныгым Гөлия, оныкчыгым Айрат та гөмбә җыярга бик ярата. 60 өч литрлы банка ак гөмбә әзерләдем инде. Хәзер ак гөмбә әзәя башлады, гөрәҗдәләр җыябыз. Бер банка гөмбә бер мең сум тора. Иренмәсәң, гөмбә сатып та акча эшләргә була. Безнеке сатарга да, үзебезгә дә җитә. Кыш буе рәхәтләнәбез гөмбә ашап, - ди 72 яшьлек авылдашым.
Күңелгә бик тансык искиткеч саф урман һавасын туйганчы сулап, каен-сылулар янәшәсендә авылдашларым белән күрешеп, зифа каеннардан ел буена җитәрлек илһам алып кәрзиннәргә сыймаган гөмбәләребезне пакетка тутырып, сый-нигъмәтле туган җир урманнарына рәхмәт әйтеп саубуллаштык Уразай каеннары белән.
Асия КОРБАНГАЛИЕВА.
Уразайның уңган хуҗабикәләре газета укучыларыбызга гөмбә маринадлау рецептларын тәкъдим итәләр.
Рәсилә ГАРИПОВА:
- Ак гөмбәләрне югач, тоз салмыйча гына кайнатырга куябыз. 2-3 минут кайнаганнан соң суын түгеп, салкын су белән юабыз да яңадан су салып кайнатырга куябыз. 3 литрга 3 аш кашыгы өеп тоз, 6-7 борчаклы, 2-3 исле борычлар, 3 канәфер салып 10 минут кайнатам да стерильләштерелгән банкага салам. Укроп, 1 чәй кашыгы лимон кислотасы салырга, иң өскә чия яфрагы тезәргә онытмагыз. Банкаларны калай капкач белән ябам.
Раилә ГЫЙБАДУЛЛИНА:
- Ак гөмбәләрне югач, тоз салып кайнатам. Аннары салкын суда юам. Тозлык, 1-2 аш калагы тоз, лавр яфрагы, 5-6 борчаклы борыч салып кайнатып чыгарам да стерильләштерелгән банкаларга тутырам.
Тозлыкны түбәндәгечә ясыйм: 2 литр суга 2 аш кашыгы тоз, 1-2 лавр яфрагы, 5-6 борчаклы борыч салып кайнатам.
Банкага иң соңыннан 1 аш кашыгы уксус кислотасы салам. Капрон капкач белән ябам.
Минҗиан ГАРИФУЛЛИНА:
- Ак гөмбәләрне югач, тозсыз суда пешерәбез, салкын су белән 2 тапкыр югач, тоз салып, уксус салып болгатабыз.Тоз һәм уксус әйбәтләп сеңсенгә 1 тәүлек тотабыз.
Тозлыкны түбәндәгечә ясыйм: тондырылган 3 литр салкын суга 1 пачка тозның дүрттән өч өлешен, 3-4 аш кашыгы уксус салам. Шул өч литр тозлык 4 банкага бүленеп салына. Банкаларга тозлык салгач, гөмбә тутырабыз, иң өскә чия яфрагы салгач, бераз тоз сибеп куям. Мин капрон капкач белән ябам, әмма капкач япканчы полиэтилен белән ябам, ул һава кертми..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев