Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Гөлназга тиңнәр юк!

    Шушы көннәрдә Казанда татар кызлары арасында "Минем матурым-2013" бәйгесенең финал туры узды. Алдагы турларда 40 кыз көч сынашты. Чыгышларының матурлыгы, кызларның төрле бәйгеләрдәге осталыгы һәм Интернетта тавыш бирү буенча финалга республиканың төрле төбәкләреннән 10ысын сайлап алдылар. Финалда кызлар ике иҗади номер һәм үзләренең визит карточкаларын күрсәтергә тиеш иде. Бу турда...

    Шушы көннәрдә Казанда татар кызлары арасында "Минем матурым-2013" бәйгесенең финал туры узды.
    Алдагы турларда 40 кыз көч сынашты. Чыгышларының матурлыгы, кызларның төрле бәйгеләрдәге осталыгы һәм Интернетта тавыш бирү буенча финалга республиканың төрле төбәкләреннән 10ысын сайлап алдылар.

    Финалда кызлар ике иҗади номер һәм үзләренең визит карточкаларын күрсәтергә тиеш иде. Бу турда да кызлар иҗади осталыкта, тапкырлыкта һәм зирәклектә көч сынаштылар.

    Беренче урынга якташыбыз - Әгерҗе шәһәрендә туып-үскән, хәзерге вакытта Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесында белем алучы Гөлназ ШАКИРОВА чыкты. Афәрин, Гөлназ!

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: