Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Гомер буе тимер юлда эшләгән хезмәт ветераны 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә

Әгерҗедә яшәүче хөрмәтле хезмәт ветераны Назима Акбашева 90 яшьлек олы юбилее уңаенннан котлаулар кабул итә. Гомере буе элемтәне сигналлаштыру дистанциясендә (икенче төрле – ШЧ) эшли ул, шуннан лаеклы ялга китә.

  • 6 сыйныфны тәмамлагач, ФЗОда морзянкага укыдым. 1943 елда ШЧда эшли башладым, – дип искә алды. Сугыш елларындагы фидакарь хезмәте өчен  медальгә лаек була.

Хезмәт ветераны бик күпләрдән котлаулар кабул итте бу көнне. Ихлас тәбрикләү сүзләре җиткерүчеләр арасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, тимер юл узелы ветераннар советы җитәкчесе Любовь Максимова, элемтә төбәкара үзәге (РЦС) ветераннар советы рәисе Любовь Сальникова, юбилярның туганнары,  уллары бар иде. Уллары дигәннән, җәмәгате – Әгерҗенең мактаулы гражданины, Бөек Ватан сугышы, тыл һәм хезмәт ветераны, Ленин ордены кавалеры, шулай ук гомерен тимер юлда эшләүгә багышлаган мөхтәрәм шәхес – Шәүкәт ага белән ике улга гомер биргәннәр алар. Бүген оныкларына, оныкчыкларына куаналар. Аларның бергә  гаилә корып яши башлауларына да 66 ел инде.

  • Гомер көзендә дә җәмәгатемнең җан җылысын тоеп яшәргә насыйп булса иде, – дип теләде Шәүкәт ага.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев