Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Гомер бәйрәмегез котлы булсын, Габдулла ага!

    Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, мөхтәрәм аксакал язучы Габдулла ага Галиевны гомер бәйрәме уңаеннан ихлас котлыйбыз. Габдулла аганы гомер буе кешелеклелек, шәфкатьлелек, изге күңеллелек кебек матур сыйфатлар озата бара. Үз алдына куйган максатына ирешә белүе белән дә күпләргә үрнәк ул. Районыбызның иң өлкән студенты булуы, гомер көзендә, хыялын чынбарлык итеп, югары...

    Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, мөхтәрәм аксакал язучы Габдулла ага Галиевны гомер бәйрәме уңаеннан ихлас котлыйбыз.
    Габдулла аганы гомер буе кешелеклелек, шәфкатьлелек, изге күңеллелек кебек матур сыйфатлар озата бара. Үз алдына куйган максатына ирешә белүе белән дә күпләргә үрнәк ул. Районыбызның иң өлкән студенты булуы, гомер көзендә, хыялын чынбарлык итеп, югары уку йортын тәмамлавы аны тагын бер кат кабатланмас итте. Күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтергә сәләтле берсеннән-берсе матур әсәрләрен көтеп алучы үз укучылары бар икән, ничек бәхетле димисең инде андый язучыны?!
    Габдулла ага! Әле озак еллар шушы матур сыйфатларыгызга, изге гамәлләрегезгә кинәнеп яшәргә язсын. Тән сихәте, озын гомер телибез. Балаларыгыз, оныкларыгыз яхшы хәбәрләр ирештереп куандырып торсыннар.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: