Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Гомер кай арада искән җилдәй үткән?!

Күршемдә шундый игелекле, кешеләргә ярдәмчел ханым яшәвенә сөенеп туялмыйм. Мин ялгыз яшәгәч, ул һәр иртәне телефоннан шалтыратып хәлләремне сораша. Авырып торсам, кереп җитә. Өлкәннәргә, ялгызларга шундый кайгыртучан мөнәсәбәт аңа әнисеннән күчкәндер. Эшендә дә гомере буе Кадыбаш халкына хезмәт иткән Асия ханымга бу көннәрдә хезмәттәшләре, якыннары, дуслары юбилее белән тәбрикләп, олы...

Күршемдә шундый игелекле, кешеләргә ярдәмчел ханым яшәвенә сөенеп туялмыйм. Мин ялгыз яшәгәч, ул һәр иртәне телефоннан шалтыратып хәлләремне сораша. Авырып торсам, кереп җитә. Өлкәннәргә, ялгызларга шундый кайгыртучан мөнәсәбәт аңа әнисеннән күчкәндер. Эшендә дә гомере буе Кадыбаш халкына хезмәт иткән Асия ханымга бу көннәрдә хезмәттәшләре, якыннары, дуслары юбилее белән тәбрикләп, олы хөрмәт күрсәтәләр.
Ул Галимҗан абый белән Наҗия апаның ишле гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга килә. Тик, кызганычка каршы, пар канатлы тигез гаиләдә үсү насыйп булмый. Әнисе тугызынчы баласына тормыш бүләк иткәч, гаилә башлыгы бик иртә якты дөньядан китеп бара. Әтисез калган тугыз балага да балачактан ук тормыш арбасына җигелергә туры килә. Ә эшләп үскән баланың тормышта беркайчан да югалып калмавы - бәхәссез.
"Әни безгә һәрвакыт "эшләгән кеше ачка үлми, эшләсәгез, берегез дә югалмассыз. Бары эштән генә бәхетегезне табарсыз", ди торган иде. Үзе дә тугыз баланы аякка бастыру өчен ат урынына эшләде. Мин аның колхоз эшеннән кайткач та өйдә утырып торганын хәтерләмим. Кайчан йокларга өлгергәндер ул. Ләкин беркайчан бездән, тормыштан зарланганын хәтерләмим. "Тугыз балам - тугыз шатлыгым", ди иде ул", - дип искә ала Асия ханым әнисен.
Ул үзе дә әнисе кебек гомере буе эш аты булды. Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, берара калада эшләп алса да, авыл кызын туган як үзенә тарта. 1978 елдан бирле Асия Мөсифуллина авыл Советында эшләде. Хисапчы-кассир булып эшли башлаган белгечнең хезмәтенә үтә җаваплы каравын, төгәллеген күреп, аңа тиздән авыл Советы секретаре вазифасын йөкләделәр. Ә бу хезмәтнең тавык та чүпләп бетермәстәй мәшәкатьләрен, тынгысызлыгын шушы эштә булганнар гына белә. Бигрәк тә соңгы елларда эшләре вакыт белән исәпләшми эшләүне таләп итә. Көн дәвамында күпме документ, белешмәләр алар кулыннан узуын әйтүе дә кыен. Барысын да зур игътибар, төгәллек белән башкарып чыгарга кирәк. Авыл халкы да өзелеп тормый. Аларга кирәкле белешмәләрне язып кына өлгер. Ә Асия ханым 33 ел шушы вазифаны зур җаваплылык белән башкарды. Нинди генә гозер белән килсәләр дә беркемне кире борып чыгарганы, тупас җавап биргәне булмады. Аның янына борчылып керсәң дә тынычландырып чыгара белде ул. Һәркемне игътибар белән тыңлап, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Озак еллар авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче Илфат Рамазанов: "Асия ханым һәр эштә минем уң кулым булды. Үзгәрешләр чорында яшибез бит. Безнең эштә законнар да, таләпләр дә гел үзгәреп тора. Ә ул һәрвакыт заман белән бергә атлады. Нинди генә катлаулы эшләрне дә җиренә җиткереп үтәү өчен бик зур тырышлык куйды. Эш сәгатьләре белән дә исәпләшми эшләгән чаклары күп булды. Мин генә түгел, авыл халкы да бик рәхмәтле аңа", - ди, хезмәттәшенең эшенә югары бәя биреп.
Әйе, 55 яшенә килеп җиткән авылдашыбыз хезмәтен дә бишлегә башкарды, кылган изге гамәлләренә дә бишле куярлык аның. Асия ханым 84 яшьлек каенананасы Рабига апаны яшь бала кебек тәрбияли, кадер-хөрмәттә яшәтә. Ире Фәһем җәмәгатенә моның өчен аеруча рәхмәтле. Рабига әби дә "киленем кызым кебек", дип сөенеп туялмый.
... "Гомер кай арада искән җилдәй үткән", дип җырлыйлар бит. Асия ханым да авыл халкына хезмәттә узган елларын искә алып утырганда шулай дип куйды. Һич тә уфтанырлыгың юк, авылдашым. Бер дә заяга узмаган ул елларың. Кеше белән эшләү бик тә авыр заманда да син хөрмәтле, абруйлы хезмәткәр булып кала белдең, зур тырышлыгың белән яулап алынган халык ихтирамын югалтмый эшләдең. Лаеклы ялга чыккач та башкаларга күрсәткән игелегеңнең әҗерен күреп яшәргә язсын.
Фаягөл Әхмәтшина.
Кадыбаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев