Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Гомере буе саннар дөньясында

Теләсә нинди предприятиенең уңышлы эшләвендә баш бухгалтерның хезмәте ифрат зур. "Әгерҗе нефть продуктлары» коллективы бу яктан бик уңды. Шушы тынгысыз, катлаулы, җаваплы вазифаны биредә 30 ел инде Раилә КОРОБЕЙНИКОВА башкара. Хезмәт юлымның соңгы еллары шушы коллектив белән бәйле минем. Бирегә эшкә килгәнче дә мин Раилә турында бик белемле, икътисад һәм...

Теләсә нинди предприятиенең уңышлы эшләвендә баш бухгалтерның хезмәте ифрат зур. "Әгерҗе нефть продуктлары» коллективы бу яктан бик уңды. Шушы тынгысыз, катлаулы, җаваплы вазифаны биредә 30 ел инде Раилә КОРОБЕЙНИКОВА башкара.
Хезмәт юлымның соңгы еллары шушы коллектив белән бәйле минем. Бирегә эшкә килгәнче дә мин Раилә турында бик белемле, икътисад һәм финанс өлкәсендә югары квалификацияле белгеч дигән мактау сүзләрен ишеткәнем бар иде. Биредә эшли башлагач Раилә Расим кызының хуҗалык-финанс эшчәнлегендә бухгалтерлык учетын бик оста алып баручы, матди, хезмәт һәм финанс ресурсларын сак тотучы, финанс дисциплинасы штаты үтәлешен һәрчак контрольдә тотучы бик башлы баш бухгалтер икәнлеген үзем дә күрдем. Мондый бухгалтер белән эшләүнең җиңеллеген предприятие директоры Ирек Заһретдинов үзе дә яшерми:
- Раилә Расимовна - минем уң кулым. Ул - "Татнефтепродукт" холдинг компаниясендә иң дәрәҗәле, абруйлы бухгалтерларның берсе. Аның һөнәри осталыгы, белеме, тырышлыгы, приниципиальлеге, эш өчен җан атып торуы, вакыт белән исәпләшми эшләве бик күп яшь белгечләргә үрнәк. Предприятиебезне аннан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Раилә Расимовна алмаш әзерләүгә дә зур әһәмият бирә. Яшь белгечләрне бухгалтерия эшенең бөтен нечкәлекләренә өйрәтә, алардан да эшкә намус һәм зур җаваплылык белән карауны таләп тә итә, - ди директор.
Баш бухгалтер хезмәткә түләүнең прогрессив формаларын тормышка ашыруга җитди әһәмият бирә. Коллективта хезмәт хакы, салымнар буенча бернинди бурычлар да юк. Узган ел гына да предприятие бюджетка һәм бюджеттан тыш фондларга 70 миллион 547 мең сум салым түләде. Салымнарны вакытында күчереп баруны баш бухгалтер һәрчак беренче планга куя.
- Утыз елдан артык гомерең гел саннар дөньясы белән бәйле. Төшләреңдә дә шулар белән саташасыңдыр инде. Җитте, туйдым дигән чакларың буламы? - дип сораганым булды хезмәттәшемнән.
- Дөресен әйтим, эшемнән беркайчан туйганым булмады. Киресенчә, шушы эштән башка тормышымны күз алдыма да китерә алмыйм. Хәтта яллардан да эшемне, коллективымны сагынып чыгам. Ул отчет чорлары, производство күрсәткечләре төшкә бик еш керә. Һәр көнне яраткан эшемә ашкынып, яңа планнар корып киләм. Гаиләм дә, эшем дә шушы бухгалтериядә минем. Коллегаларым якын туганнарым кебек, - ди Раилә Расимовна.
Баш бухгалтерның җаваплы, намуслы хезмәте өчен бирелгән Мактау грамоталары гына да уннан артык. Күбесе - үзебезнең холдинг компаниясе җитәкчелегенеке. Ә узган ел Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының грамотасына да лаек булды ул.
Тормышта тагын бер зур куанычы бар бу ханымның. Ул - улы Вадим. Бу егет турында аерым язма әзерләргә булыр иде. Әнисе кебек бик "башлы" егет ул. Казанда берьюлы ике югары белем ала. Инглиз телен "су урынына эчә". Өстәвенә, эшләргә дә өлгерә. Мәктәптә укыганда ук компьютер җене кагылган егетнең каләме дә бик шома. Шулай булмаса, мәктәп тәмамлаганда ук тагын кемнең беренче шигырьләр җыентыгын бастырганы бар әле. Бу тәүге җыентыгында әнисенә багышланган шигырьләре дә байтак аның. Вадим әнисе өчен өзелеп тора. Шундый белемле, әдәпле, зыялы егет - Раилә ханымның зур горурлыгы, киләчәккә олы таянычы ул.
- Эшем белән дә, әни буларак та үземне бәхетле саныйм, - ди хезмәттәшем.
Күркәм юбилеең көнендә шушы бәхетеңнең гомерлек булуын телибез сиңа, Раилә!
Фоат КАВИЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев