Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Гүзәл затлар машинада җилдерде

    ЮХИДИ бүлекчәсе фәнни һәм белем бирүче программаларны финанслау дирекциясе филиалы белән берлектә берничә ел рәттән шәһәребездә "Автоледи" бәйгесе уздыра. Аның быелгысында 12 гүзәл зат көч сынашты. Алар өчен бик күп биремнәр әзерләдек. Әйтергә кирәк, теоретик өлештә дә, практик яктан да сынатмадылар кызлар. Мәсәлән, фигуралы йөрүдә Елена Шмыринага тиңнәр булмады. Әлеге...

    ЮХИДИ бүлекчәсе фәнни һәм белем бирүче программаларны финанслау дирекциясе филиалы белән берлектә берничә ел рәттән шәһәребездә "Автоледи" бәйгесе уздыра.
    Аның быелгысында 12 гүзәл зат көч сынашты. Алар өчен бик күп биремнәр әзерләдек. Әйтергә кирәк, теоретик өлештә дә, практик яктан да сынатмадылар кызлар. Мәсәлән, фигуралы йөрүдә Елена Шмыринага тиңнәр булмады. Әлеге бәйгедә берничә ел рәттән катнашып килүче Таиса Галиева һәм Рамина Ситдыйкова аннан берничә секундка гына калыштылар. Юл кагыйдәләрен яхшы белмәсәң, хәзер юлда йөрү бигрәк тә куркыныч. Ә Алинә Галиевага афәрин диясе генә кала. Ул барлык сорауларга да күз ачып йомганчы җавап биреп шаккатырды.
    Шулай итеп, биремнәргә нәтиҗә ясаганнан соң "Автоледи-2013" бәйгесе җиңүчеләре дә билгеле булды. Рамина Ситдыйкова I урын яулады. II-III урыннарны Таисия Галиева һәм Рузилә Филиппова бүлештеләр.
    Раушания ТИМКИНА,
    фәнни һәм белем бирүче программаларны финанслау дирекциясе филиалы җитәкчесе.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: