Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Гүзәл Уразова Әгерҗегә килә

Гүзәл УРАЗОВАның бәйрәм концерты – юбилей уңаеннан райондашларыбызга үзенчәлекле бүләк

6 августта Әгерҗе районының 95 еллыгы һәм Тимерьюлчылар шәһәре көне уңаеннан чаралар уза.

Бәйрәмгә старт 10 сәгатьтә район Мәдәният сараенда бирелә. Биредә Россия Федерациясе очучы-космонавты Александр Лазуткин белән кызыклы очрашу көтә.

12 сәгатьтән “Орешник” паркында иҗади мәйданчыклар эшли башлый. Бәйрәмне ачу тантанасы – 13 сәгатьтә. Аның кереш өлеше, “Әгерҗе – киләчәк җире” дип аталып, районның 95 еллык тарихына багышлана.

Көн дәвамында паркта төрле милли мәйданчыклар, күргәзмәләр эшли, мастеркласслар тәкъдим ителә. Балалар, яшүсмерләр, спорт яратучыларга аерым мәйданчыклар тәгаенләнгән.

Бәйрәм уңаеннан бай концерт программасы да көтә. Әгерҗе районының иҗат коллективлары, танылган рок төркемнәре чыгышлары белән беррәттән, яраткан җырчыбыз Гүзәл УРАЗОВАның бәйрәм концерты – юбилей уңаеннан райондашларыбызга үзенчәлекле бүләк ул. Концерт “Орешник” паркында 20 сәгатьтә башлана.

Көн дәвамында паркта сәүдә нокталары, аттракционнар эшли. 22 сәгатьтә – “Яшьлек” паркында бәйрәм салюты.

0+

Хөрмәтле райондашларыбыз! Бәйрәмнәр белән сезне! Бу көн һәр йортка, гаиләгә яктылык, иминлек алып килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев