Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Гүзәл затлар машинада җилдерде

    Хатын-кызны руль артында күрүгә ияләнеп беттек хәзер. Ә бит алар да тимер атларны бик шәп иярли. "Автоледи" бәйгесенең район этабында иң яхшы машина йөртүче 8 гүзәл зат катнашты. Аларның машина йөртү буенча тәҗрибәләре булганлыгы күренеп тора. Әнә, ничек оста итеп билетларга җавап бирәләр. Автодромда да сынатмадылар: алга, артка фигуралы йөрүдә,...

    Хатын-кызны руль артында күрүгә ияләнеп беттек хәзер. Ә бит алар да тимер атларны бик шәп иярли.

    "Автоледи" бәйгесенең район этабында иң яхшы машина йөртүче 8 гүзәл зат катнашты. Аларның машина йөртү буенча тәҗрибәләре булганлыгы күренеп тора. Әнә, ничек оста итеп билетларга җавап бирәләр. Автодромда да сынатмадылар: алга, артка фигуралы йөрүдә, гаражга керүдә һәм башка биремнәрдә машина белән идарә итү осталыкларын күрсәттеләр. Иң күп балл җыйган Әгерҗедән Рузилә Филиппова - беренче, Татьяна Сергеева - өченче, Салагыштан Гөлнур Шәйхетдинова өченче урын алды. Машина йөртүдә Елена Шмыринага тиңнәр булмады. Ул тиешле араны 1 минут 28 секундта бер хатасыз узды. Юл кагыйдәләрен Гөлнур Шәйхетдиновадан да остарак белүче булмады. 20 сорауга иң тиз һәм төгәл җавап бирүче булды ул.
    ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег Капилов һәм фәнни һәм белем бирүче программаларны финанслау дирекциясе филиалы җитәкчесе Раушания Тимкина кулыннан бүләкләр алдылар.
    Нәзир НОГМАНОВ.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: