Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Халык Исәнбай сайлау участогына агыла

Исәнбайдагы 16.29.379 сайлау участогы иртәнге сәгать 8дә үз ишекләрен ачты. Биредә бүген Исәнбай, Кадыбаш, Девәтернә, Иске Эсләк, Бима авыл җирлекләреннән 501 сайлаучы тавыш бирергә тиеш. Сәгать телләре сигезне сугуга комиссия рәисе Гөлия Гыйззәтуллина сайлау участогы ишекләре ачылуын хәбәр итте. Сайлау участогына иң беренче булып Исәнбайдан милиция ветераны Нәҗип ага Ахунҗанов...

Исәнбайдагы 16.29.379 сайлау участогы иртәнге сәгать 8дә үз ишекләрен ачты. Биредә бүген Исәнбай, Кадыбаш, Девәтернә, Иске Эсләк, Бима авыл җирлекләреннән 501 сайлаучы тавыш бирергә тиеш.

Сәгать телләре сигезне сугуга комиссия рәисе Гөлия Гыйззәтуллина сайлау участогы ишекләре ачылуын хәбәр итте. Сайлау участогына иң беренче булып Исәнбайдан милиция ветераны Нәҗип ага Ахунҗанов килде.

- Күңелемә хуш килгән иң лаеклы кандидатлар өчен тавышымны бирергә дип участок ишекләре ачылганчы ук килдем, - диде ул.

Әнә, Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Рамазанов та авылдашларын сайлауга алып килгән. Алар белән бергә Бима мәктәбе укытучылары да ишектә күренде.

- Праймериз - башка бик күп илләрдә уза торган вакыйга ул. Без дә 18 сентябрьдә Россия Дәүләт Думасына узачак сайлауларда катнашу өчен "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлекчәсеннән сайланачак кандидатларның иң лаеклыларына хәзер тавыш бирәбез. Властька халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләүче, илебез чәчәк атсын өчен тырышучы иң намусылылар килергә тиеш, - диде тарих укытучысы Евгений Ильин.

Ә менә Девәтернәдән Камил Моратов эше белән үрнәк булган кандидатлар узсын иде дигән теләген җиткерде.

- Районыбыз авыл хуҗалыгы районы буларак шул тармакны җитәкләүчеләргә, үзем мәгариф хезмәткәре булгач, әлеге өлкәне алга җибәрергә омтылучыларга тавышымны бирергә уйлыйм, - диде ул.

Иртәнге сәгатьләрдә сайлау участогына халык агылды гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев