Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Халык участок вәкилен бергәләп сайлыйк

Участок вәкилләренә халыкның ышанычын арттыру, әлеге хезмәтнең дәрәҗәсен күтәрү максатыннан Россия Эчке эшләр министрлыгы быел да "ХАЛЫК УЧАСТОК ВӘКИЛЕ" Бөтенроссия конкурсы игълан итте. Полициянең участок вәкиле - халыкка иң якын торган, нинди генә бәла-каза, авырлык килгәндә дә ярдәмгә ашыгучы хокук сакчысы ул. Участок вәкилләре тырышлыгы белән һәр дүртенче җинаять ачыла....

Участок вәкилләренә халыкның ышанычын арттыру, әлеге хезмәтнең дәрәҗәсен күтәрү максатыннан Россия Эчке эшләр министрлыгы быел да "ХАЛЫК УЧАСТОК ВӘКИЛЕ" Бөтенроссия конкурсы игълан итте.
Полициянең участок вәкиле - халыкка иң якын торган, нинди генә бәла-каза, авырлык килгәндә дә ярдәмгә ашыгучы хокук сакчысы ул. Участок вәкилләре тырышлыгы белән һәр дүртенче җинаять ачыла.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бәйгедә катнашучыларга 11-20 сентябрьдә сез дә Интернет аша тавыш бирә аласыз. Безнең районнан әлеге бәйгегә ике кандидат - Шаршады, полиция майоры Айдар ӘХМӘТШИН һәм полиция капитаны Руслан ГАЛИӘСКӘРОВ тәкъдим ителде.
Тавыш бирү өчен Интернеттан "Әгерҗе муниципаль районы порталы"на - сул як колонкада "Хокук саклау органнарына" - "Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге"нә - "Халык участок вәкиле" Бөтенроссия конкурсы"на кереп "тавыш бирергә" басарга кирәк. Аннан теләгән кандидатурагызны күрсәтәсе һәм "җибәрергә" дигән сүзгә басасы кала.
Әгерҗе районы буенча полициянең иң яхшы участок вәкилен бергәләп сайлыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев