Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Халыкка кирәклегеңне тою көч бирә

Ринат Ибраһимовның Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге начальнигы булып эшли башлавына ике ел була. Бу кыска гына чорда полициядә шактый үзгәрешләр булды. Әмма төп бурычлары шул ук калды: халыкның иминлеген, хокукларын саклау. Ринат Ибраһимов - бүген редакция кунагы. - Ринат Робертович, әйдәгез, бераз хатирәләргә бирелеп алыйк әле. Милициядә...

Ринат Ибраһимовның Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге начальнигы булып эшли башлавына ике ел була. Бу кыска гына чорда полициядә шактый үзгәрешләр булды. Әмма төп бурычлары шул ук калды: халыкның иминлеген, хокукларын саклау. Ринат Ибраһимов - бүген редакция кунагы.

- Ринат Робертович, әйдәгез, бераз хатирәләргә бирелеп алыйк әле. Милициядә эшләү Сезнең балачак хыялы идеме?
- Дөресен генә әйткәндә балачакта бу турыда әллә ни хыялланмадым. Әмма милиция турындагы фильмнарны бик яратып, аларның курку белмәс, батыр йөрәкле булуларын кызыгып карый идем. Кичкетаң мәктәбен көмеш медальгә тәмамлагач, документларны Ижау механика һәм Казан юридик институтларына тапшырдым. Икесенә дә берәр фәннән имтиханны уңышлы биреп, укырга чакыру алгач, кайсын сайларга икән дип икеләнеп тормадым, юридик институтка киттем. Авыл малаен ул чакта бигрәк тә нәкъ менә Казанда уку кызыктырды.
- Башкала кызыктырса да хезмәт юлыгызны туган якта башларга булгансыз бит.
- Институтны тәмамлаганда Казанда Үзәк аппаратта эшкә калырга тәкъдим булган иде. Ләкин мин хезмәт юлымны туган ягымда түбәннән башларга булдым һәм һич тә үкенмим. Әгерҗе эчке эшләр бүлеге белән Фәрит Ваһапов җитәкчелек иткән чорда эшли башлаган идем. Фәрит Гобәевич та, аннан соң килгән Азат Мусин да минем иң якын остазларым булдылар. Аларның җитәкчелек итүдәге бик күп эшлекле сыйфатларын, теләсә нинди катлаулы хәлләрдә дә кешелекле булып кала белүләрен мин әле дә үземә өлге итеп алам. Бу һәм башка хөрмәтле ветераннарыбыз белән хәзер дә киңәшеп алган чакларым еш була. Мин аларга бик рәхмәтле.
- Җитәкче булып эшләү Сезнең нәселдән килә дип уйлыйм. Әбиегез Гөлсинә апа Дасаева бик дәрәҗәле мәктәп директоры иде. Әниегез Роза ханым да озак еллар Кичкетаң мәктәбен җитәкләп, аның данын күтәрде. Ике ел элек аларның эстафета таягы Сезнең кулларга күчте. Милициягә эшкә килгәндә кайчан да булса җитәкче булырмын дип уйлаган идегезме?
- Кая инде ул чакта начальник булу турында хыяллану?! Ләкин Наполеон "Генерал булу турында хыялланмаган солдат чын солдат түгел"дигәнме әле?
- Җитәкче итеп билгеләнгәнче Сез начальникның беренче урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелгән идегез инде. Полициядә зур, катлаулы реформалар башланган чорда район эчке эшләр бүлеге начальнигы кәнәфиенә тәкъдимне ничек кабул иттегез?
- Министрыбыз Алексей Хохорин озак уйлап торырга вакыт калдырмады. "Нинди четерекле, тынгысыз хезмәт икәнен яхшы беләсең, Әгерҗе районы полициясен сиңа ышанып тапшырабыз", дип нокта куйды. Ә безнең эштә приказны үтәү - мәҗбүри.
- Әгерҗе полициясе соңгы елларда нинди үзгәрешләр кичерде?
- Мин начальник кәнәфиенә утырдым да барысын да баштанаяк үзгәрттем дип әйтә алмыйм. Бу коллективта эшли башлавыма 17 ел. Хезмәттәшләремнең эшлекле сыйфатларын, районны, аның халкын, нәрсә белән сулавын, катлаулы категория кешеләрен, кайсы өлкәдә нәрсәгә зуррак игътибар кирәклеген яхшы белүем җитәкчелек итүдә ярдәм итә. Прокуратура һәм суд хезмәткәрләре белән киңәшеп, уртак тел табып эшлибез. Аларның безгә хаталарыбызны күрсәтеп, өйрәтеп торулары бигрәк тә яшь коллегаларыма ярдәм итә. Эшебездә еллар буе сыналган алымнар, элеккедән килгән матур традицияләр бар. Мин аларны тагын да тулыландырып дәвам итүне максат итеп куйдым. Коллективның уңышлы эшләве иң беренче кадрларга бәйле. Коллективыбыз яшьләр белән тулыланды. Соңгы елларда полициягә кадрлар сайлап алу бик катлауланды. Без иң лаеклыларны иң нечкә иләктән иләп сайлап кына Казанга җибәрсәк тә, аларны министрлыкта иләкнең тагын да нечкәрәгеннән үткәреп тагын бер кат сыныйлар. Шуңа күрә безгә эшкә урнашу бик авыр, таләпләр ифрат зур. Иң мөһиме хәзер - югары юридик белем булу.
- Юридик белемне сездә эшләгәндә алырга буламы соң?
- Әйе. Армиядән кайтканнарга бушлай юридик белем алу мөмкинлеге бар. Сессиягә киткәндә хезмәт хакы саклана, командировочный, туклану, тору урыны түләнә.
- Кадрлар җитәме?
- Әлегә 10 хезмәткәр җитми. Кадрлар кытлыгында Удмуртиянең якын булуы да роль уйный. Ижауда югары юридик белем алган яшьләребез Удмуртиядә эшкә калырга тырышалар. Чөнки анда "уральский" өстәлү сәбәпле, полициядә хезмәт хакы да югарырак, ташламалары да сакланды. Без элек-электән Удмуртия полициясе белән бик тыгыз элемтәдә, бер-беребезгә ярдәм итешеп эшлибез.
- Хезмәткәрләрегезгә таләпләрегез?
- Иң мөһиме - полициянең абруен күтәрү, халык ышанычын югалтмау, теләсә нинди хәлдә дә намуслы, гадел булып калу, әшнәлеккә юл куймау, җинаятьчелеккә каршы профилактик эш алып бару, гади халык арасында еш булу һәм алар белән тыгыз элемтәдә эшләү. Эшкә кабул иткәндә һәрберсенә " полициядә хезмәт бик тынгысыз, кайчак тәүлекләр буе кайтмый эшләргә, бәйрәмнәрдә аеруча тыгыз реҗимда якыннарыгыздан читтә булырга туры киләчәк. Гаиләгездә сезне аңласалар гына эшли алачаксыз", димен
- Әгерҗегә ямь өстәп, полициянең яңа бинасы калкып чыкты. Анда нәрсә булачак? Өй туена кайчан дәшәсез?
- Ел ахырына ачарга дип ниятләп торабыз. Мондый заман таләпләренә туры килә торган бина Татарстанда Әлки белән Актанышта гына ачылды әле.Безнең хезмәткәрләрнең эш шартлары бер дә мактанырлык түгел иде бит. Норма нигезендә һәр хезмәткәргә тугыз квадрат метр мәйдан туры килергә тиеш. Ә ул бездә нибары өч квадрат метр гына. Хәзер эш шартлары заман таләпләренә туры килә торган булачак. Беренче катта шәһәрне видеокүзәтү һәм югары технологияле компьютер җиһазлары белән деҗур бүлек, ял бүлмәсе, бөтен шартлары булган вакытлыча тоткарлау изолятор булачак. Икенче катта эш кабинетлары, психологик ярдәм бүлмәсе урнаша. Быел иске бинада да зур ремонт эшләре барды. Җәй-көз буе коллективка бик авыр шартларда эшләргә туры килсә дә берсе дә зарланмады.
- Полиция начальнигының гаиләгә вакыты каламы?
- Юк дисәң дә була. Кыызымның ун яшькә җиткән икән, аның үскәнен күрмәдем дә, нәни улымны да сирәк күрәм. Мин эштән кайтканда да, иртән киткәндә дә йоклый ул. Гаиләдә кунак кына инде мин. Кичке 9-10сыз өйгә кайткан юк. Ял көннәрендә күбрәк эштә булырга туры килә. Бәйрәмнәрне гомумән гаилә белән үткәргән юк. Хатыныма тормышны алып барганы, балаларны тәрбияләгәне, мине һәрчак аңлаганы өчен рәхмәт. Гомумән, коллективтагы ир-егетләребезнең хатыннарына ышанычлы тыл булганнары өчен ихтирамым зур.
- Нинди хыяллар белән яшисез?
- Миңа шундый зур ышаныч күрсәткән җитәкчеләрнең, райондашларның өметен аклау, аларның иминлеген саклау өчен бөтен тырышлыгымны куеп эшләү - төп максатым. Полициядә нинди генә реформалар булуга карамастан, халык нинди генә мөрәҗәгать белән килсә дә, шалтыратса да бер генә гозерне дә игътибарсыз калдырмау, ярдәмгә ашыгу һәрвакыт төп бурычыбыз булып кала. Халкыңа кирәклегеңне сизү үзе көч бирә безнең катлаулы эштә.
Әңгәмәдәш - Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев