Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Халыкны сыйфатсыз аракы белән агулаучыларга каршы син дә көрәшә аласың

Сер түгел, районыбыз авылларында һәм шәһәрдә идән астыннан ялган аракы сатучыларга тулысынча киртә куелганы юк әле. Халыкны сыйфатсыз аракы белән агулаучыларга каршы син дә көрәшә аласың, хөрмәтле укучыларыбыз. Хәзер моның өчен премия дә бирәләр әле. Ялган спиртлы эчемлекләр сатучыларны "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат челтәрендә фаш итсәң, быелдан башлап Татарстан Президенты...

Сер түгел, районыбыз авылларында һәм шәһәрдә идән астыннан ялган аракы сатучыларга тулысынча киртә куелганы юк әле. Халыкны сыйфатсыз аракы белән агулаучыларга каршы син дә көрәшә аласың, хөрмәтле укучыларыбыз. Хәзер моның өчен премия дә бирәләр әле.

Ялган спиртлы эчемлекләр сатучыларны "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат челтәрендә фаш итсәң, быелдан башлап Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән премияләр дә биреләчәк. Министрлар Кабинеты моның өчен бер миллион сум акча әзерләп куйган инде.

Халыкны агулаучыны фаш итү өчен ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталында (uslugi.tatarstan) шәхси кабинетыңны булдырып, теркәлергә кирәк. Шуннан соң "Халык контроле"нә идән астыннан ялган аракы сатучы турында дәлилле хәбәреңне җиткерәсең. Фоторәсем белән дәлилләү мәҗбүри. Дөрес, ялган аракы сатучыны кырын эше барышында фотога төшерү бик авыр. Шуңа күрә кибетне йә аракы сатыла торган йорт яки бинаны төшерергә кирәк. Дөрес мәгълүмат бирүченең исеме сер булып саклана һәм ул суд утырышларына шаһит буларак чакырылмый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев