Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Һаман алданабыз

Мошенниклар кармагына эләгүчеләр, аларның халыкны талауның яңадан-яңа ысулларын уйлап табулары турында район газетасы аша даими кисәтеп торсак та, ни кызганыч, алданучылар саны һаман очрап тора. 3 апрельдә көндезге 12ләр тирәсендә Әгерҗедә яшәүче 87 яшьлек С.гә фатирга кертүен үтенеп 20-25 яшьләрдәге ике кыз мөрәҗәгать итә. Хуҗабикә кызларны өйгә чакыра һәм чәй...

Мошенниклар кармагына эләгүчеләр, аларның халыкны талауның яңадан-яңа ысулларын уйлап табулары турында район газетасы аша даими кисәтеп торсак та, ни кызганыч, алданучылар саны һаман очрап тора.
3 апрельдә көндезге 12ләр тирәсендә Әгерҗедә яшәүче 87 яшьлек С.гә фатирга кертүен үтенеп 20-25 яшьләрдәге ике кыз мөрәҗәгать итә. Хуҗабикә кызларны өйгә чакыра һәм чәй тәкъдим итә. Аралашу барышында кызлар аны авыруларыннан дәваларга вәгъдә бирәләр һәм моның өчен бер стакан су кирәк булачагын әйтәләр. "Дәвалау" ничек узганлыгын С. анык кына хәтерләми. Аннан соң кызлар шундый ук ысул белән аның якыннарын дәвалаячакларын әйтәләр һәм бурычка акча сорыйлар. С. шкафтан акча алып, санап та тормыйча кызларга бирә. Соңыннан хуҗабикәнең 12 мең сум акча биргәнлеге ачыклана.
Бу - мошенниклыкның бер ысулы гына. Өлкән яшьтәгеләрне алдауның башка юллары да җитәрлек. Әйтик, берәүләр үзләрен социаль хезмәткәр йә почтальон итеп таныштыралар да, озакламый акча алышыначак дип, өйдәге акчаларны яңага алыштырырга тәкъдим итәләр. Еш кына мошенниклар "уенчык" акча биреп калдыралар, анда ачык итеп "сувенир" дип язылган була, тик өлкәннәр моңа игътибар итеп тормыйлар. Алар өчен иң мөһиме - акчаларын алыштыру.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы бүлеге сезне тагын бер кат очраклы кешеләргә ышанмаска, игътибарлы булырга чакыра. Югарыда телгә алынган кебек хәлләргә тап буласыз икән, мөрәҗәгать итүченең кем икәнлеген кат-кат сорагыз. Кайсы учреждениедән икәнлеге белән кызыксынып, әлеге оешмага шалтыратыгыз һәм сезгә үз фамилиясен атаган хезмәткәрнең анда эшләү-эшләмәве, хәзерге вакытта кайда булуы турында сораштырыгыз. Бер кат ялгышканчы, ун кат тикшерүең яхшырак булуын исегездән чыгармагыз. Кат-кат искәртәбез: бер генә учреждение дә акча алыштырабыз, арзанга товар сатабыз дип йорттан-йортка кереп йөрми. Зинһар, алданмагыз!
Рөстәм ВӘЛИЕВ,
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы бүлеге начальнигы ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев