Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Хатын бәхете ир белән, ир бәхете ил белән

    Удмуртиянең Пугачево бистәсендә туып-үскән Зәмзәмиягә, аның эне-сеңелләренә әти-әнисе "кешеләргә игелекле булыгыз, үзегезгә меңе белән кайтыр" дип бик еш кабатлап тора. Шуңадырмы, Зәмзәмияне юллар Алабуга медицина училищесына илтә, ә энесе табиб һөнәрен сайлый. Укуын тәмамлаган фельдшер кызны Әгерҗе районының Варкләд-Бодья авылына билгелиләр. Авыда халык күп чак, балалар да еш туа. Туберкулез...

    Удмуртиянең Пугачево бистәсендә туып-үскән Зәмзәмиягә, аның эне-сеңелләренә әти-әнисе "кешеләргә игелекле булыгыз, үзегезгә меңе белән кайтыр" дип бик еш кабатлап тора.

    Шуңадырмы, Зәмзәмияне юллар Алабуга медицина училищесына илтә, ә энесе табиб һөнәрен сайлый. Укуын тәмамлаган фельдшер кызны Әгерҗе районының Варкләд-Бодья авылына билгелиләр. Авыда халык күп чак, балалар да еш туа. Туберкулез һәм башка йогышлы авырулар белән нәтиҗәле көрәш алып барырга кирәк. Яшь, чибәр, энергияле авыл табибәсенә күрше Көчек авылының "Родина" колхозы агрономы Хәмдис Кучумовның күзе төшә. Егет тә төшеп калганнардан түгел: Мәсгуть Имашев, Рәшит Ягъфәров, Сәнифә Рангулова кебек шәхесләр туган Барда төбәгеннән. Яшь гаилә Көчектә төпләнеп яңа йорт салып керә. Зәмзәмия Бодьяга йөреп эшли. Шул авылда беренче мәхәббәт җимешләре - кызлары Аидә дөньяга аваз сала.

    Әмма коммунист булмасаң, мунча директоры итеп тә куймаган заман бит. Перспективалы яшь белгеч Хәмдисне мари төбәгенә - районның Бима авылына колхоз рәисе итеп җибәрәләр. Энә кайда - җеп шунда инде. Зәмзәмия анда да медпунктка эшкә урнаша. Кызлары Аидә балалар бакчасында теттереп марича сөйләшергә өйрәнә, өйдә әти-әнисен дә марича өйрәтә.

    Бима район үзәгеннән ерак урнашкан, юллар да асфальт түгел. Районнан килгән җитәкчеләр куна да калалар. Әлбәттә инде, рәис өендә. Зәмзәмия монда да сынатмый, үзен уңган-булган хуҗабикә, аш-су остасы итеп таныта. Җитәкче хатыны булу җиңел, балда-майда йөзәсең диючеләр ялгыша. Киресенчә, һәр эшкә өлгерергә һәм үрнәк булырга кирәк. Шулай матур гына яшәп ятканда Кучумовларны "Алга" колхозына күчерәләр. Зәмзәмия Сабир кызына монда Кодаш авылы балалар бакчасы мөдире булып эшләргә туры килә. Матди-техник базаны ныгыту, азык-төлек юнәтү, сабыйларны мәктәпкә әзерләү кебек мәсьәләләрне дә уңай хәл итә мөдир. Күпсанлы Мактау грамоталары - моның ачык дәлиле.

    Гаилә башлыгын Әгерҗегә эшкә күчергәч Зәмзәмияне 34нче мәктәпкә шәфкать туташы итеп билгелиләр. Укучылар бер меңгә якын чак. Аларга вакытында профилактик тикшерүләр уздыру, прививкалар ясау, бетмәс-төкәнмәс кәгазь боткасы. Табиблар белән тыгыз элемтәдә эшләп, укучылар арасында авыруларны кисәтүдә югары күрсәткечләргә ирешә шәфкать туташы.

    Районны белгән, сәламәтлек саклау өлкәсендә төрле тармакларда эшләп зур тәҗрибә туплаган белгечнең район үзәк хастаханәсенең оештыру-методик кабинетына эшкә килүе дә зур табыш була, билгеле. Монда да фельдшерлык-акушерлык пунктларына методик ярдәм күрсәтү, медицина хезмәткәрләренең белемен арттыру өчен конференция-семинарлар уздыру, аттестациягә әзерләү, Министрлыкка еллык исәп-хисапны тапшыру кебек эшләрне югары дәрәҗәдә башкарып, җитәкчелекнең һәм хезмәттәшләренең ихтирамын яулады ул.

    Гаиләсендә дә бәхетле Зәмзәмия ханым: 46 ел иңне-иңгә куеп яшәүче җәмәгате Хәмдискә тугры хатын, кызлары Аидә һәм уллары Русланга киңәшче һәм ярдәмче, өч оныгының яраткан әбисе ул бүген.

    Без, элекеге хезмәттәшләре, Зәмзәмия Сабир кызын 70 яшьлек олуг юбилее белән котлап, гомер көзенең озакка сузылып, сау-сәламәт булып, әле бик күп язларны сөенеп каршы алуын телибез.

    Рәмзия ШӘЙМӨХӘММӘТОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: