Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Хатыны да, машинасы да – “матурым“

"Минем ике матурым бар. Хатыным Земфирага гомерем буе яратып шулай дип дәшәм, хәтта телефоныма да ул "матурым" дип язылган. Тимер атым да "матурым" минем, - ди күп еллар ТР буенча Роспотребнадзорның Әгерҗедәге бүлегендә шофер булып эшләүче Хикмәтулла ЗИННӘТУЛЛИН. "Ундүртле"сенә унбер ел булса да, ник бер сынатсын! "Йөрәге матур, нык шул...

"Минем ике матурым бар. Хатыным Земфирага гомерем буе яратып шулай дип дәшәм, хәтта телефоныма да ул "матурым" дип язылган. Тимер атым да "матурым" минем, - ди күп еллар ТР буенча Роспотребнадзорның Әгерҗедәге бүлегендә шофер булып эшләүче Хикмәтулла ЗИННӘТУЛЛИН.

"Ундүртле"сенә унбер ел булса да, ник бер сынатсын! "Йөрәге матур, нык шул аның", ди Хикмәтулла абый. Ә мин карап-тәрбияләп торганга сынатмыйдыр дип өстим. Аның автосервиска да йөргәне юк икән. Ремонт эшләренең барысын да үзе башкара.

- Шофер машина келт итсә дә, нәрсәдә гаеп икәнен белергә тиеш. Безне Кукмарада шоферлыкка укыганда шулай өйрәттеләр. Кичтән машина көйсезләнеп китсә, мин аның гаебен табып, төн чыкканчы төзәтәм, - ди Хикмәтулла.

Тимер атның һәрвакыт төзек, чиста булуына "санэпидстанция" хезмәткәрләре дә күнегеп беткәннәр инде.

- Машина иске булса да, ерак юлга чыкканда борчылмыйбыз. Хикмәтулла машинаның төзеклеген кайгыртып кына тора. Дөресен әйтим, машинаның ватык чагын күргән дә юк. Кайчан ремонтлый торгандыр ул аны?! Бик җаваплы, төгәл шофер белән эшләвебезгә сөенәбез, - ди җитәкчеләре Рәйсә Гыйсмәтуллина.

Таң белән ерак юлга чыгып, төн урталарына кадәр руль артында булырга да туры килә Хикмәтуллага.

- 40 ел руль артында булуыма карамастан, бер генә тапкыр да юл һәлакәтенә очраганым юк. Күз тимәсен тагын. Ходай саклый мине, аннан соң юл йөрү кагыйдәләрен беркайчан да бозмыйм, югары тизлектә йөрмим, - ди ул.

Туып-үскән, беренче хезмәт адымнары башланган Салагыш якларына кайту сирәгәйсә дә, әти-әни нигезе һәрвакыт күңел түрендә Хикмәтулланың.

- Әти-әни авыр хезмәт белән яшәделәр, икесе дә терлекчелектә эшләп көн күрделәр. Әткәйнең җәйге челләдә көтү көткән чакларын искә төшерәм дә, ничек түзде икән дип уйлап куям, - ди.

"Права" алганнан соң Пушкин исемендәге колхозда ГАЗ-52 машинасында эшли башлаган чакларын да бик еш искә төшерә ул.

- Ул чактагы колхоз рәисе Хәмәт абый Исмәгыйлев "энем, укып кайткансың икән, менә сиңа машина, рәхәтләнеп эшлә", диде. Көнгә ике тапкыр Красный борга сөт ташыдым ул чакта, - ди Хикмәтулла.

Аннан соң күп урыннарда эшләргә туры килсә дә, "санэпидстанция"дә эшләгән вакытын иң бәхетле хезмәт еллары дип саный ул.

- Коллективта хатын-кызлар гына булса да, уртак тел табып, бик килешеп эшлибез, - ди.

Хикмәтулланың гаилә җанлы, оста куллы булуы белән дә күпләргә үрнәк. Земфира ханым белән өч бала тәрбияләп үстереп, хәзер оныклар дип сөенеп яшәгән мәлләре. Алтын куллы хуҗа йортын яңарту белән дә мәшгуль. Гаилә белән җиләккә йөрергә, гөмбә җыярга яраталар. Бакчада казыну да күңеленә рәхәтлек кенә өсти икән.

- Һәр эшне яратып, күңел биреп башкарам. Минем кәеф юк чакны беркемнең дә күргәне юктыр. Һәрвакыт яхшы кәефтә булуымның сере гади: гаиләдә татулык, якыннарым исән-сау, эштә барысы да яхшы, - ди ул.

Хикмәтулла абый һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан да барлык шоферларны бәйрәм белән котлап, хәвеф-хәтәрсез имин юллар тели.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев