Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Һәйкәл куяр идем сезгә

Кулымнан килсә, мин Красный бор участок хастаханәсе табибларына һәйкәл куяр идем. Әлеге җанөшеткеч хәл 1995 елның сентябрендә булды. Абыем Фәрит белән киленебез Наҗия "попутка"да Чаллыга барырга чыгалар. Кичкетаң юлында машиналары әйләнеп, Наҗияне бик авыр хәлдә район үзәк хастаханәсенә озаталар... "Нинди бәхетле пар бит алар, өйләнешкәннәренә дә бары биш кенә ел,...

Кулымнан килсә, мин Красный бор участок хастаханәсе табибларына һәйкәл куяр идем.
Әлеге җанөшеткеч хәл 1995 елның сентябрендә булды. Абыем Фәрит белән киленебез Наҗия "попутка"да Чаллыга барырга чыгалар. Кичкетаң юлында машиналары әйләнеп, Наҗияне бик авыр хәлдә район үзәк хастаханәсенә озаталар... "Нинди бәхетле пар бит алар, өйләнешкәннәренә дә бары биш кенә ел, бер-берсе өчен өзелеп яшиләр. 4 һәм 3 яшьлек уллары Фаил белән Раил өчен булса да гомерен бетермә", - дип шул чакта Ходайга ялвара-ялвара еладык, аның савыгып аякка басуын бөтен авыл халкы теләде. Әмма табиблар киленебезнең "терелүе икеле, барысына да әзер торыгыз", диделәр. Чөнки һәлакәттә муен сөяге сынып, паралич суккан иде аны. Бернинди хәрәкәтсез бер ай ятты ул хастаханәдә. Калактан ашатканда аның күзләренә карарга да курка идем. Миңа ул гел: "Үтермәгез мине, балаларым, ирем хакына яңадан яшәү бүләк итегез", ди кебек иде. Алга таба аякка басуына өмет булмагач, табиблар да бернәрсә вәгъдә итмәгәч, без аны Красный борга алып кайтып киттек. Хастаханәдә эшләүче тәҗрибәле табиб-хирург Александр Иванович Анпилогов та: "Булмаса Красный борга алып кайтыгыз. Үзебез дәвалап карыйк", дигән иде.
Бернинди алга китеш булмаган, киресенчә, гомеренең санаулы гына көннәре калганлыгын белгән хастаханә хезмәткәрләре Наҗияне күреп өнсез калдылар. Александр Иванович баш табибә Нина Ваһапова белән киңәшләшкәннән соң, Казандагы хирург дусты Роман Сарымсаковка шалтыраткан. Бик күпләрнең гомерен саклап калган тәҗрибәле хирург вертолет белән Красный борга килеп төшмәсенме?! Пациентны караганнан соң тиз арада Наҗиябезне операциягә алып кереп киттеләр. Катлаулы операция 4 сәгать дәвам итте. Наҗиянең бот сөяген ватып алып, муен сөягенә ялгадылар. Аның наркоздан айныганын табиб белән бергә тын да алмый көттек. Ул айный башлауга ук Роман Вәгыйзович сикереп торды да: "Бармагыңны селкетеп кара", - дип Наҗиягә эндәште. Баш бармак хәрәкәткә килде. Табиб елмаеп кулын җилкәмә салды да: "Яхшылап тәрбияләгез, сеңлем, ул аякка басачак", - диде.
Менә шуннан безгә канатлар үскәндәй булды. Могҗиза белән генә исән калган 30 яшьлек Наҗиябезнең гомере бетмәгән булган икән. Баш табибә Нина Ваһапова, Казаннан хирург Роман Сарымсаков, ирле-хатынлы Александр-Надежда Анпилоговлар, терапевт Владимир Кибатовка киленебезгә яшәү бүләк иткәннәре өчен нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр. Медицина хезмәткәрләренең тырышлыгы белән Наҗиябез әкренләп савыга башлады. Ниһаять, 3 айдан соң Надежда Васильевна белән Александр Иванович аны сак кына торгызып беренче адымын ясатып карадылар. Аннан утырта башладык...
Өйгә кайткач та без гел аның янында булдык. Ире Фәрит махсус җайланмалар ясап, көнгә әллә ничә тапкыр физик күнегүләр эшләтә иде. Массаж ясау, көн саен мунчада пиннек сулары белән юу да файдага булды. Наҗия әкренләп булса да таяк белән йөри башлады. Шундый хәлдә балаларын үстерде, йорт эшләрен, бакчасын карады. Кызганычка каршы, яраткан эшенә генә чыга алмады. Ул да хастаханәнең балалар бүлегендә шәфкать туташы булып эшли иде. Аңа II группа инвалидлык бирделәр.
Моннан сигез ел элек Фәритебез каты авырудан вафат булды. Ул үлгәч, Наҗия туган ягы Актанышка кайтып китте. Инде олы улы Фаил өйләнде, Раиле Чаллыда укый. Ә Наҗиябез иртән дә, кичен дә Красный бор табибларына һаман рәхмәт укый. "Ходай авыр эшләрендә җиңеллек, гаилә бәхете, сәламәтлек бирсен", - ди. Телефоннан шалтыратканда да һәрберсе турында сораша, сәламнәр әйтә.
Мин үзем дә 38 ел әлеге хастаханәдә шәфкать туташы булып эшләдем. Коллективның тату, бердәм, табибларның мәрхәмәтле булуларына сокланам.. Авыр вакытларда табиблар беребезне дә ярдәмнәреннән ташламадылар. Ә без, шәфкать туташлары, остазлардан һәрвакыт үрнәк алып эшләдек. Барыгызны да икенче йортыбыз булган хастаханәнең юбилее белән, хөрмәтле хезмәттәшләрем!
Фәридә КАИРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев