Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Һәр мигрант– күз уңында

Россия Федераль миграция хезмәтенең Әгерҗе районы бүлекчәсе мәгълүматларына караганда, быел әлеге бүлекчә аша 272 чит ил кешесе исәпкә куелган. - Узган ел 313 чит ил кешесен теркәгән булсак, быел 41гә азрак. Әле бу да хәзерге вакытта мигрантларның 272се дә бездә яши, дигән сүз түгел. Аларны исәпкә кую белән безнең бүлекчә...

Россия Федераль миграция хезмәтенең Әгерҗе районы бүлекчәсе мәгълүматларына караганда, быел әлеге бүлекчә аша 272 чит ил кешесе исәпкә куелган.
- Узган ел 313 чит ил кешесен теркәгән булсак, быел 41гә азрак. Әле бу да хәзерге вакытта мигрантларның 272се дә бездә яши, дигән сүз түгел. Аларны исәпкә кую белән безнең бүлекчә шөгыльләнсә дә, исәптән төшерү - таможня хезмәткәрләре җаваплылыгында, - ди бүлекчә начальнигы Елена Шадрина.
Аның сүзләренә караганда, соңгы вакытларда безгә Германия, Америка Кушма Штатлары, Канада, Бельгия кебек ерак чит илләрдән килүчеләр саны арткан. Ә иң күп мигрантлар - Үзбәкстаннан. Шуларның 102се эшкә килсә, 46сын шәхси максатлары китергән.
- Соңгы вакытларда элегрәк Үзбәкстанга китеп төпләнгән якташларыбызның кире туган якларына әйләнеп кайту күренеше еш кабатлана башлады, - ди Елена Шадрина. Ул шушы сүзләрне әйтүгә, күп еллар элек Үзбәкстанга бәхет эзләп чыгып киткән бер туганыбыз искә төште. "Эшләгән чакта, балалар үстергәндә сизелмәсә дә, картая башлагач, туган як төшләргә кереп йөдәтә башлады. Шуңа гомер кичергән фатирымны сатып кайтып киткәнемне сизми дә калдым", - дип сөйләгән иде. Ни кызганыч, туган ягында озак яши алмады ул, вафат булды.
Шулай да соңгы вакытларда барлык мәгълүмат чаралары Татарстанда мигрантларның саны артуы хакында хәбәр итеп торганда, бездә аларның саны нигә кими икән соң?
- Моның төп сәбәбе - безнең районда эш табу авыр. Эш белән тәэмин итүчеләр аларны эшкә алырга атлыгып тормыйлар. Чөнки чит ил кешесен законсыз рәвештә эшкә җәлеп иткәндә эш белән тәэмин итүчеләрне зур күләмдә штрафлар көтә. Безнең районда да булды андый очрак һәм бер җитәкчегә 25 мең сум штраф түләргә туры килде, - ди Елена Рафаэлевна.
Ә гомумән алганда, полиция хезмәткәрләре белән берлектә мигрантларга карата 58 протокол төзелгән быел. Протоколлар арасында исәпкә басу кагыйдәләрен бозган, хезмәт эшчәнлеген законсыз нигездә алып барган өчен төзелгәннәре дә бар. Ә бер протокол мигрантның паспорт срогы чыгу белән бәйле. Әлеге протокол нигезендә суд мигрантны үз иленә куып кайтару турында карар чыгарган.
- Хәзерге вакытта да безнең спецприемникта үз илләренә - Үзбәкстанга кайтып китүне көтеп ятучы берничә мигрант бар. Тик алар безнең районнан сөрелгәннәр түгел, ә башка җирләрдән сөрелеп, бездә бары тик кайтарып җибәрүне көтеп кенә ятучылар, - ди полиция бүлегенең вакытлыча тоту изоляторы начальнигы вазифаларын башкаручы Рубин Хәмидуллин.
Күптән түгел бер танышым болай дип сөйләгән иде: "Туганыбыз полиция бүлегенең вакытлыча изоляторына эләкте дә, берничә тапкыр аның янына барырга туры килде. Бер баруымда спецприемникта утыручы ике үзбәк егете белән сөйләшеп тордым. Егетләр инде ике айга якын өйләренә кайтарып җибәрүләрен көтеп ятулары турында да әйттеләр"... Әйе, законга буйсынмау менә шундый катлаулы хәлләргә китереп чыгара икән. Документлары тәртиптә булган очракта аларга үз илләренә кайтып китүне бу кадәр озак көтеп торырга да туры килмәгән булыр иде, бәлки. Тик аларның күпчелеге нәкъ менә документлары тәртиптә булмаган өчен сөрелә дә инде. Елена Рафаэлевна сүзләренә караганда, киләчәктә мигрантларга карата законнар тагын да катгыйланачак. Әйтик, алар бер ел эчендә ике тапкыр административ җаваплылыкка тартылган очракта да үз илләренә сөрү турында карар чыгарылуы ихтимал. "Законсыз мигрантлар үз илләренә йә үз хисапларына, йә Россия бюджеты хисабына озатылалар. Аларны ил чигенә кадәр суд приставлары хезмәткәрләре озата бара", - ди Елена Рафаэлевна. Сүз уңаеннан: бер мигрантны үз иленә озату Россия бюджетына уртача 150 мең сумга төшә икән.
- 2006 елда миграция хезмәте Эчке эшләр министрлыгыннан аерылса да, без һаман да полиция хезмәткәрләре, суд приставлары белән тыгыз элемтәдә эшлибез, рейдларга бергәләп чыгабыз. Без һәр мигрантны күз уңында тотарга тырышабыз, аларга бездә яшәү кагыйдәләрен аңлатабыз. Районда моңа кадәр мигрантлар белән бәйле күңелсез хәлләрнең килеп чыкканы булмады, шулай да тормыш үзгәреп тора бит. Район да зур, барысын да күреп бетермәвебез дә ихтимал. Әгәр райондашларыбыз мигрантлар белән бәйле берәр хәлгә юлыгалар йә аларда чит ил кешесенә карата берәр шик туа икән, шунда ук безгә йә полиция хезмәткәрләренә хәбәр итүләрен сорыйбыз. Бәлки, берәрсенең күршесендә теркәлү узмый гына тынычлап яшәп ятучы мигрантлар бардыр. Без сезнең шалтыратулар буенча чыгып, чит ил кешеләренең яшәешен тикшерергә һәрчак әзер, - дип мөрәҗәгать итә Елена Шадрина райондашларыбызга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев