Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Һәр тавыш артында – киләчәгебез

Хөрмәтле райондашлар! Сезне 4 мартта сайлау участокларына гражданлык бурычыгызны үтәргә чакырабыз. "Миннән башка да сайлау үтәр әле дип, битарафлык күрсәтмәгез. Чөнки илебезнең киләчәге, икътисади һәм сәяси үсеше Россия Президентын сайлауларда актив катнашып, тирән акыл белән төптән уйлап тавыш бирүебезгә бәйле. 4 март көнне районыбызда 50 сайлау участогы эшләячәк. Аларның ишекләре...

Хөрмәтле райондашлар!
Сезне 4 мартта сайлау участокларына гражданлык бурычыгызны үтәргә чакырабыз. "Миннән башка да сайлау үтәр әле дип, битарафлык күрсәтмәгез. Чөнки илебезнең киләчәге, икътисади һәм сәяси үсеше Россия Президентын сайлауларда актив катнашып, тирән акыл белән төптән уйлап тавыш бирүебезгә бәйле.

4 март көнне районыбызда 50 сайлау участогы эшләячәк. Аларның ишекләре сайлаучылар өчен иртәнге сәгать 8дә ачыла. Тавыш бирү кичке сәгать сигезгә кадәр дәвам итә. Сайлауга килгәндә паспортыгызны алырга онытмагыз. Әгәр нинди дә булса сәбәп белән паспортыгыз юк икән, бу көнне миграция хезмәтенең Әгерҗедәге бүлекчәсе (паспорт өстәле) иртәнге 7дән кичке 8гә кадәр эшли. Вакытлыча таныклык алу өчен сезгә бер фотогызны алып килергә кирәк. Әлеге таныклык белән сез сайлау участогында тавыш бирә аласыз.
Әгәр сәламәтлегегез булмау сәбәпле, сайлау участогына килә алмасагыз, 4 мартта көндезге сәгать 2гә кадәр бу турыда үзегезнең участок сайлау комиссиясенә хәбәр итегез. Сез сайлаучылар исемлегенә теркәлгән комиссиянең телефонын 22955 телефонына шалтыратып белә аласыз. Шул чагында сайлау комиссиясе әгъзаләре, өегезгә килеп, сезгә тавыш бирү мөмкинлеге тудырачаклар.
Сайлау көнендә яшәгән шәһәрегездән яки авылыгыздан читтә булсагыз, 3 мартта кичке сәгать 6га кадәр үзегезнең участок сайлау комиссиясеннән беркетмә таныклык алырга кирәк. Әлеге таныклык белән барган җирегездә тавыш бирә аласыз.
Сайлау бюллетенендә биш кандидатның исем-фамилиясе, алар турындагы мәгълүмат алфавит тәртибендә түбәндәгечә язылган: Владимир Жириновский, Геннадий Зюганов, Сергей Миронов, Михаил Прохоров, Владимир Путин. Үзегез сайлаган кандидат каршындагы шакмакка тамга куярга кирәк.
Бу сайлауларда тавыш бирү һәм аларны санау вакытында ачыклык, гаделлек булсын өчен райондагы 50 сайлау участогына да икешәр веб-камера куелды. Алар көн дәвамында тавыш бирү һәм сайлаучылар тавышын санау барышын язып барачаклар. Аны ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтының махсус битенә кереп карап та булачак. Моның өчен әлеге сайтта 3 мартта 23.59 сәгатькә кадәр теркәлергә кирәк.
4 мартта барыбыз да - сайлауларга, хөрмәтле райондашлар! Россия Президентын сайлап, киләчәгебезне сайлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев