Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Һәрберебез уяу булсак кына

Узган атнада район хакимиятендә террорга каршы комиссиянең чираттагы утырышы булды. Аны комиссия рәисе урынбасары Андрей Авдеев алып барды. Утырышта ведомстводан тыш сак хезмәте бүлеге начальнигы Марат Фәйзетдинов югары куркынычтагы, аеруча мөһим объектларны тикшерү вакытында ачыкланган кимчелекләр һәм аларны бетерү турында сөйләде. Районыбызда мондый объектлар уннан артык. Аларны саклау һәм иминлеген...

Узган атнада район хакимиятендә террорга каршы комиссиянең чираттагы утырышы булды. Аны комиссия рәисе урынбасары Андрей Авдеев алып барды.
Утырышта ведомстводан тыш сак хезмәте бүлеге начальнигы Марат Фәйзетдинов югары куркынычтагы, аеруча мөһим объектларны тикшерү вакытында ачыкланган кимчелекләр һәм аларны бетерү турында сөйләде. Районыбызда мондый объектлар уннан артык. Аларны саклау һәм иминлеген тәэмин итү аеруча мөһим. Үзәк хастаханә баш табибы Андрей Шубин быел хастаханәдә янгын-сак сигнализациясе, беренче катта каравыл хезмәте постында ашыгыч чакыру кнопкасы, видеокүзәтү урнаштырылачагын белдерде.
"Водоканал" җитәкчесе Илдус Шәймөхәммәтовка су резервуары территориясенә чит кешеләр үтеп керүдән саклауны тәэмин итү буенча ашыгыч төстә чаралар күрергә кирәклеген тагын бер кат искә төшерделәр.
"Әгерҗе нефть продуктлары" директоры Ирек Заһретдинов тиздән видеокүзәтү урнаштырылачагын әйтте.
Район элемтә узелы начальнигы Илнур Хәсәновка да язып баручы җайланма белән видеокүзәтү системасы урнаштыруны тизләтү бурычы куелды.
Әгерҗе эчке эшләр бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Алексей Шмырин мәктәпләрдә Белем көнендә балаларның иминлеген саклау буенча күреләчәк чаралар белән таныштырды. Яңа уку елы башланган көннәрдә мәктәпләрдә участок инспекторлары кизү торачак.
Утырышта дингә ышанучы гражданнар арасында терроризмга һәм экстремизмга каршы профилактик эш алып барулары турында Әгерҗе храмыннан Андрей атакай һәм районыбыз имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт сөйләде.
Утырыш эшендә катнашкан Әгерҗе районының ФСБ линиясе буенча кураторы Олег Пикмуллин комиссия әгъзаларын Татарстанда терроризмга һәм экстремизмга каршы алып барыла торган профилактик эш, республикадагы хәлләр белән таныштырды. Ул районда террорлык һәм экстремизм очракларын, милләтләр арасында ызгыш-талаш булдырмас өчен даими нәтиҗәле эш алып барылырга тиешлегәнә басым ясады. Халыкны һәрчак уяу булырга өндәде.
Хөрмәтле райондашлар! Үзебез яшәгән төбәктә террорлык актларына, милләтара ызгышларга юл куелмасын өчен һәрберебезнең игътибарлы һәм уяу булуы кирәк. Әгәр сез үзегез яшәгән авылда, күпкатлы йортта, урамда, күршегездә, җәмәгать урыннарында шикле чит кешеләргә, әйберләргә тап булсагыз, аеруча саклана торган объектлар белән кызыксынып, аларны фотога төшерүчеләргә юлыксагыз, кичекмәстән полициягә хәбәр итегез: тел. 02, 22541.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев