Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Һәрберебездән уяулык сорала

3 сентябрьдә, Россиядә Террорчылыкка каршы бердәмлек көне билгеләп үтелде. ...2004 елның сентябрендә Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә террорчыларның мәктәпне камап алуы турындагы җанөшеткеч фаҗигане күпләрегез яхшы хәтерлидер әле. Алар 300дән артык кешенең гомерен вакытсыз өзеләр. Шуларның 186сы мәктәпәкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар булуы аеруча тетрәндерә. Әлеге куркыныч вакыйганы, бу зур югалтуларны...

3 сентябрьдә, Россиядә Террорчылыкка каршы бердәмлек көне билгеләп үтелде.
...2004 елның сентябрендә Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә террорчыларның мәктәпне камап алуы турындагы җанөшеткеч фаҗигане күпләрегез яхшы хәтерлидер әле. Алар 300дән артык кешенең гомерен вакытсыз өзеләр. Шуларның 186сы мәктәпәкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар булуы аеруча тетрәндерә. Әлеге куркыныч вакыйганы, бу зур югалтуларны онытырга мөмкинме соң?! Шул уңайдан 3 сентябрь Россиядә Террорчылыкка каршы бердәмлек көне итеп игълан ителде.
Россиядә менә 20 елдан артык инде террорлык атакалары булып тора. Террорчылар иң элек яклауга мохтаҗ булган өлкән буын яки балаларны үзләренә мишень итеп алалар һәм алар моннан бик оста файдаланалар. Бүген Беслан фаҗигаләрен искә алганда без террога каршы бердәм булып көрәшергә кирәклеген тагын бер тапкыр исегезгә төшереп үтәбез. Террорга каршы ялгызың гына көрәшеп булмый. Җәмгыятьтә террорчылык акциясенә резонанс тудырырга кирәк. Террорчылар, гадәттә, массовый психологиягә тәэсир итеп эш йөртәләр. Алар, үз тормышларын куркыныч астына куеп, максатларына ирешү өчен ахыргача көрәшәләр. Террорчыларны үлем дә куркытмый. Ләкин мондый коточкыч фаҗигаләр кабатланмасын өчен Җир шарында террорчылык хәрәкәтенә каршы хәрәкәт елдан-ел активлаша. Бу хәрәкәттә һәркем катнашырга тиеш. Мондый куркыныч хәлләр миңа тимәс әле диючеләр нык ялгышалар. Иң мөһиме, террорчылыкка юл куймаска, аны вакытында кисәтә белергә, һәркайда уяу булырга, акны карадан аера белергә кирәк. Бигрәк тә милләтләр, төрле дин әһелләре арасында низаг тудыруга юл куелмаска тиеш. Бер-беребезгә хөрмәт, төрле милләт вәкилләре арасында бердәмлек, дуслык булганда террорчылыкка юл куелмаячак.
Россиядә "Экстремизмга - ЮК!" айлыгы башланды. Шул уңайдан мәктәпләрдә төрле чаралар уздыру планлаштырыла. Бала мәктәп яшенннән үк террорчылыкның нинди зур фаҗигаләргә, югалтуларга китерүен аңлап үсәргә тиеш. Без бердәм булганда гына тыныч тормышыбызга һөҗүм итүчеләргә каршы нык тора алачакбыз.
Айгөл ЧУРАЕВА,
коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев