Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

Рус Тат
Яшәеш

Хезмәт хакын конвертта бирсәләр

Менә инде өч ел рәттән район башкарма комитеты каршында тормыш сыйфатын күтәрү һәм керемнәрне рәсмиләштерү ведомствоара комиссиясе тарафыннан формаль булмаган мәшгульлекне ачыклау буенча эш алып барыла. Моның буенча эшләүче структуралар тырышлыгы белән узган ел ахырына 882 хезмәткәр белән хезмәт килешүләре законлаштырылды. Формаль булмаган мәшгульлекне киметү буенча чаралар уздыру дәвам итә....

Менә инде өч ел рәттән район башкарма комитеты каршында тормыш сыйфатын күтәрү һәм керемнәрне рәсмиләштерү ведомствоара комиссиясе тарафыннан формаль булмаган мәшгульлекне ачыклау буенча эш алып барыла.

Моның буенча эшләүче структуралар тырышлыгы белән узган ел ахырына 882 хезмәткәр белән хезмәт килешүләре законлаштырылды.

Формаль булмаган мәшгульлекне киметү буенча чаралар уздыру дәвам итә. Бүгенге көнгә комиссия эше кылаларында тагын 611 килешү төзелгән.

Күләгәдә калучы хезмәт хакы белән бергәләп көрәшергә кирәк. Әгәр сезгә йә якыннарыгызга эш белән тәэмин итүче хезмәт хакын конвертта бирә йә аның белән килешү төземи икән, 22151, 21073 "кайнар линия" телефоннарына шалтыратыгыз. Әлеге мәсьәлә белән "Халык контроле" хезмәтенә дә мөрәҗәгать итә аласыз.

Агымдагы елның 8 августыннан эш белән тәэмин итүчеләр бюджетныкы булмаган оешма хезмәткәрләренә 8252 сумнан, ә дәүләт һәм икътисадның муниципаль секторында эшләүчеләргә 7500 сумнан да ким булмаган күләмдә хезмәт хакы түләргә тиешләр.

Лилия МОЛЧАНОВА,

район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев