Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Хөкүмәт башлыгы - Әгерҗе районы авылларында

Бүген, 31 августта, ТР Премьер-министры Илдар Халиков Әгерҗе районында республика президенты программалары буенча төзелгән ике объектны ачу тантанасында катнашты. Узган ел Ямурза авылының танылган эшкуары Илшат Сәхипов Казанда татар эшәмәкәрләре форумында туган авылына клуб һәм спорт залы кирәклеге турында чыгыш ясап, республика Президентына мөрәҗәгать иткән иде. Илбашы авыл эшмәкәренең үтенечен...

Бүген, 31 августта, ТР Премьер-министры Илдар Халиков Әгерҗе районында республика президенты программалары буенча төзелгән ике объектны ачу тантанасында катнашты.
 
Узган ел Ямурза авылының танылган эшкуары Илшат Сәхипов Казанда татар эшәмәкәрләре форумында туган авылына клуб һәм спорт залы кирәклеге турында чыгыш ясап, республика Президентына мөрәҗәгать иткән иде. Илбашы авыл эшмәкәренең үтенечен җавапсыз калдырмады.
- Ямурзада күпфункцияле үзәк төзү республика программасына кертелүен ишеткәч, төзелешкә 12 миллион сум акча бирелгәч ничек шатлаганымны белсәгез иде... Төзүчеләр эшне бик кызу тоттылар. Кыска вакыт эчендә авылыбызга ямь өстәп шундый мәһабәт бина калкып чыгуына үзем дә ышана алмый йөрим әле, -ди Илшат әфәнде.
Ямурзалыларның шатлыгын Илдар Халиков та уртаклашты.
- Авылда клуб элек-электән кызлар белән танышу, аннан кавышу урыны булган. Сезнең бу матур мәдәни һәм спорт учагы да авылдашларның, читтән кайткан кунакларның аралашу, яшьләрнең танышу-кавышу, олысының-кечесенең сәләтен ачу-үстерү, китапка, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү урыны булсын. Яшь гаиләләр артып, аларның балалары да шушы бинада сәхнәгә һәм спортка тартылып үссеннәр. Соңгы 4 елда Татарстаныбыз авылларында менә сезнеке кебек 184 үзәк ачылу республика җитәкчелегенең авылларны яшәтү өчен нинди зур тырышлык куюы турында сөйли, - дип ямурзалыларны чын күңелдән котлады һәм әлеге үзәккә 100 мең сумлык сертификат бүләк итте.
Бина эченә үткәч, авылның сәхнә осталары һәм яшь көрәшчеләре кунакларга сәләтләрен күрсәттеләр.
Аннан соң Илдар Халиков Татар Шаршадысында 50 урынга исәпләнгән башлангыч мәктәп-бакчаны ачуда да катнашты.
- Бирегә килү уңаенда иске мәктәп бинасын карадым.Авария хәлендәге бу бинага карарга да куркыныч, анда укытучылар балаларга ничек белем бирә алдылар икән?! Ә монысын, чын мәгънәсендә, матур Сарайга тиңләргә мөмкин. Мондый проект буенча төзелгән бина республикада да бер генәдер. Чөнки биредә төзүчеләргә барлык шартларына туры китереп мәктәп һәм бакчаны берләштереп төзергә кирәк иде. Бу бурычны уңышлы хәл иткән төзүчеләргә рәхмәт. Ә менә мәктәп-бакчаны койма белән әйләндереп алуда, бирегә асфальт юл салуда район җитәкчелегенең тырышлыгы зур. Киләчәктә бу бина балаларның гына түгел, авылның рухи үзәгенә әверелергә тиеш. Аны балалар гына түгел, өлкәннәр дә яратып йөри торган белем һәм тәрбия үзәгенә әйләндерерсез дип ышанам, - диде Премьер-министр үз чыгышында. Ул өй туе белән котлап, балалар бакчасы мөдире Гөлия Мурзанаевага 100 мең сумлык сертификат тапшырды.
Аннан Илдар Халиков мәктәп һәм балалар бакчасының эченә үтте. Биредә барлык бүлмәләрне карап чыкканнан соң:
- Бик күркәм эш башкаргансыз. Шаршады авылы элек-электән зыялы шәхесләре белән дан тоткан. Белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлары булган бу бинада да шундый шәхесләр тәрбияләнер дип өметләнәм, - дип ассызыклады.
Сүз уңаеннан: быелгы яңа уку елында балалар бакчасына 20 сабый йөрсә, мәктәп 14 укучыны кабул итәчәк.
- Яңа бинада барлык җиһаз, уенчыклар Федераль дәүләт белем бирү стандартларын күздә тотып алынган. Шуңа биредә белем һәм тәрбия бирү яңа баскычка күтәрелергә тиеш, - диде район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев