Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Хөкүмәт ярдәмен тоеп яшибез

Әгерҗедәге 27нче училищены тәмамлап, инде 15 елга якын эксплуатацион локомотив депосында слесарь булып эшләүче Илдар ГАЛИМУЛЛИН һәм аның җәмәгате Лилия дә туган шәһәребездән беркая да китәргә җыенмыйлар. - Ә нигә китәргә? Шигырьдәгечә "монда тудык, монда үстек". Аннан соң "үз җиреңдә солтан булып яшәве" күпкә рәхәтрәк, - ди Илдар. - Без...

Әгерҗедәге 27нче училищены тәмамлап, инде 15 елга якын эксплуатацион локомотив депосында слесарь булып эшләүче Илдар ГАЛИМУЛЛИН һәм аның җәмәгате Лилия дә туган шәһәребездән беркая да китәргә җыенмыйлар.
- Ә нигә китәргә? Шигырьдәгечә "монда тудык, монда үстек". Аннан соң "үз җиреңдә солтан булып яшәве" күпкә рәхәтрәк, - ди Илдар.
- Без гаилә корганнан бирле 12 ел инде Хөкүмәтебезнең ярдәмен тоеп яшибез. Шунысы да бик кызыктыра безне, - ди иренең сүзләренә өстәп Лилия.
2003 елда гаилә коралар Галимуллиннар. Әнисе белән яшәгән Илдарның балачагы баракта уза. Ә менә өйләнүләренең икенче елында ук "Тузган торак" республика программасы буенча бушлай өч бүлмәле фатир бирәләр. Монысы олы уллары Динарга бүләк була. Яңа, матур фатирда өй туе белән бәби ашын гөрләтеп уздыралар. Икенче уллары Данил тугач янә Хөкүмәт ярдәм итә. Ана капиталына ипотека кредиты алып бер бүлмәле фатирга ия булалар. "Монысы Данилга күчтәнәч" дип сөенә яшь гаилә. Ике ел элек көтеп алган төпчекләре Рузана дөньяга килгәч, гаилә бәхете тагын да түгәрәкләнә. Өченче бала тугач, аларга бушлай 10 сутый җир бирәләр.
- Төпчегебезгә дә ярдәм булды, - ди Лилия.
Сабантуй уза торган мәйдан янындагы участокка мунча салганнар, бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Өйгә фундамент та казып куйганнар инде Галимуллиннар.
- Хөкүмәт ярдәм итеп тормаса, тормышыбыз бу кадәр үк җитеш тә булмас иде, бәлки. Без Татарстанда яшәвебез белән горурланабыз, яшь гаиләләргә шундый ярдәм күрсәтә торган программалар өчен җитәкчеләргә рәхмәт әйтәбез. Әле бит алай гына да түгел, Чечня бәрелешләрендә катнашкан өчен Илдарга ай саен ЕДВ түләп торалар, торак-коммуналь хезмәтләр өчен аз булса да субсидия кайта, өченче балага бакча өчен 50 процент ташлама белән түлибез. Болары да - иш янына куш, - ди Лилия.
Иң мөһиме, алар - бәхетле гаилә. Икесе дә тимер юлда хезмәт куялар, уллары мәктәптә яхшы укыйлар, дәрестән соң кул сугышы секциясенә йөриләр. Ярышларда беренче уңышлары да бар инде. Төпчекләре Рузана да күптән түгел балалар бакчасына йөри башлаган.
- Өч балабыз - өч куанычыбыз. Тормышыбызның яме алар. Илдарның Әгерҗедә яшәүче әнисе, Кадыбаштагы минем әти-әниләр янында еш кунак булабыз. Олыгайган көннәрендә аларның олы ярдәмчеләре дә бит әле без. Шулай булгач, аларны ташлап читкә китү турында сүз булырга да мөмкин түгел, - ди Лилия.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев