Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Хәмдүнәгә соравың бармы

"Ватаным Татарстан" газетасы "Хәмдүнәгә - 1001 сорау" дигән рубрика ачты. Бәлки җыр-моң яратучы әгерҗелеләрнең дә Татарстанның халык артисты, яраткан легендар җырчыбыз Хәмдүнә ТИМЕРГАЛИЕВАның үзеннән "менә моны сорар идем" дигән уе бардыр. Хәмдүнә апа үзе дә газета укучыларның теләсә нинди четерекле соравына ачыктан-ачык җавап бирергә әзер", дип торганда, әйдәгез, кызыклы сорауларыгызны...

"Ватаным Татарстан" газетасы "Хәмдүнәгә - 1001 сорау" дигән рубрика ачты.
 
Бәлки җыр-моң яратучы әгерҗелеләрнең дә Татарстанның халык артисты, яраткан легендар җырчыбыз Хәмдүнә ТИМЕРГАЛИЕВАның үзеннән "менә моны сорар идем" дигән уе бардыр. Хәмдүнә апа үзе дә газета укучыларның теләсә нинди четерекле соравына ачыктан-ачык җавап бирергә әзер", дип торганда, әйдәгез, кызыклы сорауларыгызны яудырыгыз җырчыбызга. "Галигә барам әле" дигән җыры белән күңелебезгә аеруча кереп калган Хәмдүнә апаны, әйдәгез, бергәләп "кыздырып" алыйк әле. "Ватаным Татарстан" әгерҗелеләрдән дә кочак-кочак сораулар көтә. Сорауларны түбәндәге адреска җибәрегез: 4220066, Казан, Академия урамы, 2, "Ватаным Татарстан" редакциясе. Электрон адреска да яза аласыз: vatantat@list.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев