Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Хор.Ключтан Сәгыйрь ага Ситдыйков Сабантуйны ашкынып көтә

"Сабан туен милли көрәштән башка күз алдына китереп тә булмый хәтта! Мәйдан уртасында баһадир көрәшчеләр абсолют батыр өчен бил алыша. Җанатарлар тавышыннан тирә-як гөр килеп тора. Сабан туе батырын бүләккә күмәләр... Менә шушы матур күренештән ничек мәхрүм каласың инде, сеңлем. Үзем көрәшче булгач, миңа бигрәк тә әнә шушы спорт төре...

"Сабан туен милли көрәштән башка күз алдына китереп тә булмый хәтта! Мәйдан уртасында баһадир көрәшчеләр абсолют батыр өчен бил алыша. Җанатарлар тавышыннан тирә-як гөр килеп тора. Сабан туе батырын бүләккә күмәләр... Менә шушы матур күренештән ничек мәхрүм каласың инде, сеңлем. Үзем көрәшче булгач, миңа бигрәк тә әнә шушы спорт төре якын", - ди Хор.Ключ авылыннан ветеран көрәшче Сәгыйрь ага СИТДЫЙКОВ.

Өлкән буын хәтерлидер әле, 60нчы елларда авыл, район Сабан туйларында Хор.Ключ авылыннан игезәк Сәгыйрь-Сабир Ситдыйковларның мәйдан тоткан чакларын.

- Без, яшьләр, көрәш белән мавыга башлаганда Кырынды алыпбатырлары Баян Шабаев, Һади Абзалов, Әнвәр Муллахмәтов, Галиәхмәт Нурмөхәммәтов мәйдан батырлары иде. Алардан эстафета таягын без алдык, - ди Сәгыйрь абый.

Шахтер Сабирны һәм аның Казанда институтта укучы сыңары Сәгыйрьне бил алышырга чыкканда күпләр аермый да. Төс-кыяфәт кенә түгел, хәтта авырлыклары да бер була игезәкләрнең. Беркайчан канәгатьсезлек белдермәүче, хөкемдарлар белән бәхәскә кермәүче, келәмдә көндәшләрен хөрмәт итүче Ситдыйковларны бик күпләр ихтирам итә. 1961 елда Кырынды Сабан туенда мәйдан тотканын, аннан һәр ел саен 7-8 авыл һәм районнарда баш батыр булып калган вакытларын бик яхшы хәтерли ветеран Сәгыйрь.

- Хәзер милли бәйрәмебезне республиканың бөтен районнарында ике көндә уздырып бетерәләр. Сабан туе - ул туганнарны, дусларны очраштыра торган бәйрәм. Бөтен авылда да бер көнне узмасын иде ул. Әнә, без яшь чакта үзебезнең тирә-як авылларда, Әгерҗедә, Бондюг (хәзерге Менделеев), Алнаш районнарында - барлыгы 15әр көн Сабантуйда бил алыша идек. Чирәмгә баш белән төшүләр, каеш кыскан билләрнең суелып канап бетүләре... Әмма беркайчан да сер бирмәдек. Хәзерге кебек көрәш келәме дә, сөлгеләр дә юк иде ул вакытта. Ә бүләге соң... Елның-елында баш батырга самавыр бүләк итү матур традиция иде. Аннан көрәшченең иңенә сарык сала башладылар. Бер елны миңа патефон бүләк иттеләр. Район Сабан туенда келәмнәрне дә күп алдым, - ди Сәгыйрь абый.

Сабан туеның бизәге нәкъ менә көрәш дип саный ветеран. Үз чиратын көтеп тезелеп утырган утызлап көрәшче... Кайсы яшьти, кайсы читтән кайткан.

- Мәйданда милли көрәш көне буе дәвам итә. Сабан туеның бөтен ярышлары уздырылып бетә, ә көрәшнең әле кызган чагы гына була. Элек бит хәзерге кебек 4 минут түгел, ә көндәшеңне җиңгәнче көрәшергә кирәк иде. Сәгатьләр буе бил бирмичә тартыша идек, - ди ветеран.

Әле милли бәйрәмдә штанга күтәрү, таяк тартышу, кул көрәшендә дә күп тапкыр җиңүче була ул.

- Сәгыйрь беркайчан бүләк өчен дип тырышмады. Әле ул күп кенә бүләкләрен дусларына өләшә иде, - дип сүзгә кушыла хатыны Сания апа. - Мин дә иремә ияреп бик күп Сабантуйларда булдым, аның өчен күпме борчылып утырдым, көч бирдем. Рәхәт тә, күңелле дә чаклар булган икән ул.

...78 яшьлек ветеран көрәшченең мәйданнан киткәненә дә 30 елдан артык вакыт узган. Әмма ул сәламәт яшәү рәвеше алып баруны гомер көзендә дә дәвам итә. Хәзер дә сигезәр килолы гантельләре белән төрле күнегүләр ясый, көн саен саф һавада 4-5 чакрым җәяү йөри. Бу көннәрдә ветеран көрәшченең күңеле Сабантуй мәйданында инде.

- Менә бу яллардагы Сабантуйларда да Кырынды баһадирлары күп кенә авылларда бил алышырлар. Матур, чын көрәш телим аларга. Кырынды гомер-гомергә батырлар авылы булырга тиеш, - ди Сәгыйрь абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X