Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Хәтерлим мин әле бүгенгедәй сентябрьнең бере җиткәнен

    Бу җырның иҗат ителүенә дистә еллар узса да, аны һәр буын яхшы хәтерли, сабакташлар очрашуларына җыелганда бергәләп җырлау да гадәткә кергән. Радио-телевизордан әлеге җыр яңгыраганда да мәктәп елларына кайткандай буласың. Кичә, 1 сентябрьдә, балаларыбыз, оныкларыбызны мәктәпкә озатканда күңелдә тагын шул җыр һәм матур хатирәләр яңарды. "Әгерҗе хәбәрләре" хезмәткәрләре күңелендә 1...

    Бу җырның иҗат ителүенә дистә еллар узса да, аны һәр буын яхшы хәтерли, сабакташлар очрашуларына җыелганда бергәләп җырлау да гадәткә кергән. Радио-телевизордан әлеге җыр яңгыраганда да мәктәп елларына кайткандай буласың. Кичә, 1 сентябрьдә, балаларыбыз, оныкларыбызны мәктәпкә озатканда күңелдә тагын шул җыр һәм матур хатирәләр яңарды. "Әгерҗе хәбәрләре" хезмәткәрләре күңелендә 1 сентябрьдә беренче сыйныфка барулары турында нинди хатирәләр саклана икән?
     
    Рәмзия ЗАРИПОВА:
    - Хәзер туган авылым Тирсәдә заманча бик матур мәктәп булса да, безнең буынга тәүге тапкыр атлап кергән иске агач мәктәп әле дә бик якын. Бу бина күптән сүтеп ташланса да, бөтенесе - бүгенгедәй күз алдымда. Кышын мәктәптә бик суык булганга, аны "котып" дип йөртәләр иде. Менә шул мәктәпкә беренче сыйныфка баргач линейкада шигыремне онытып, күлмәк итәген йомарлап торуым, искә төшмәгәч елап җибәрүем, директорыбыз Камал апа Шәрифуллинаның "исеңә төшкәч, минем кабинетка кереп сөйләрсең, яме" диюен, беренче укытучыбыз Разия апа Гарифуллинаның юатуын, помадка кәнфит бирүен гомергә онытасым юк. Югыйсә, ул дүртьюллык шигырьне көзге алдына басып бер ай ятлаган идем инде. Шул көнне үк мәктәп коймасындагы кадакка эләгеп ак алъяпкычым ертылуы һәм өйгә елап кайтуым да - истә.
     
    Дания АБЗАЛИЕВА:
    - Мин мәктәпкә "картаеп" кердем, чөнки октябрь аенда 8 яшь тула иде. 1 сентябрьне бик көтеп алганым - хәтердә. Аннан да ныграк истә калганы - мәктәпкә алып барыр өчен чәчәк бәйләме әзерләүдер. Безнең авылда ул чакларда чәчәкләрне мәрхүм Фатыйх абый һәм Рәсимә апа Арслановлар, Рәйхана апа Мөфтиева гына үстерәләр иде. Мин чәчәккә Рәсимә апаларга бардым. Аның миңа бик матур кашкарыйлар, сары дәлияләр җыеп биргәне - әле дә күз алдымда. Әни белән мәктәпкә җитәкләшеп барганда миннән дә бәхетле бала булмагандыр.
    Күршебездә генә яшәгән беренче укытучым Салисә апа Хәлитова бу көннән башлап минем өчен кул җитмәстәй ниндидер бөек затка әверелде. Әле хәзер дә ул минем өчен бик тә хөрмәтле мөгаллимә булып кала бирә.
     
    Екатерина САМСОНОВА:
    - Мин мәктәпкә беренче тапкыр 1978 елда бардым. Ул чакларда авылларда өй алларында чәчәк үстерү әллә ни "мода"да түгел иде. Әнием кайдандыр бераз чәчәк табып, араларына тәрәзә төбендәге кызыл яран гөл чәчәген кыстырып, мәктәпкә әзерләгән иде. Әнием миңа мәктәп формасы кигезгәндә, чәчләремә ак бантлар куйганда абыемның минем тирәдә бөтерелеп, "Сестренка Наташка теперь первоклашка" дип җырлаганы - истә. Шушы җырдагы кебек, тәүге тапкыр мәктәпкә мине абыем кулымнан тотып алып китте. Хәзер инде үземнең улым бишенче сыйныфка китте, әмма 1 сентябрь иртәсендә кечкенә малай-кызларның әти-әниләре белән сөйләшеп-гөрләшеп мәктәпкә баруларын карап торырга бик яратам.
     
    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА:
    1986 елны тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көн, дистә еллар узса да, бүгенгедәй күз алдымда. 17 малай һәм кызны әниемнең дә, апамның да беренче укытучысы Рәшидә апа Сираева каршы алды. Мин тәрәзә янындагы икенче партага утырдым. Аннан укытучыбыз тантаналы линейкага алып китте. Без 11 сыйныфтагы апа-абыйларга открыткалар бүләк иттек, алар - безгә китаплар. Миңа китапны Тәнзилә апа Хаҗиева биргәне исемдә калган. Башлангыч сыйныфларда без беренче катта гына укыдык. Тәнәфестә коридорда чабышканыбыз һәм кыңгырау чыңлагач сыйныф бүлмәсен табалмыйча өченчеләр укый торган кабинетка килеп кергәнем - хәтердә.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: