Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Хыял“ның хыяллары “Йолдызлык“та чынга ашты

2015 елда "Йолдызлык" фестиваленә 15 ел тулды. Шушы еллар эчендә ул шәһәр масштабында уздырылган яшьләр чарасыннан Россия күләмендәге мөһим мәдәни күренешкә әверелде. Быел аның зона туры Әгерҗедә узды. Актаныш, Мөслим, Минзәлә, Әгерҗе йолдызчыклары катнашындагы 170тән артык чыгышны жюри әгъзалары "энә күзеннән" уздырып, Казанда чыгыш ясарга лаеклыларны сайлап алды. Фестивальнең бөтен...

2015 елда "Йолдызлык" фестиваленә 15 ел тулды. Шушы еллар эчендә ул шәһәр масштабында уздырылган яшьләр чарасыннан Россия күләмендәге мөһим мәдәни күренешкә әверелде.
Быел аның зона туры Әгерҗедә узды. Актаныш, Мөслим, Минзәлә, Әгерҗе йолдызчыклары катнашындагы 170тән артык чыгышны жюри әгъзалары "энә күзеннән" уздырып, Казанда чыгыш ясарга лаеклыларны сайлап алды.
Фестивальнең бөтен турларын узып, Казанның "Пирамида" комплексында чыгыш ясау һәм Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләкләр алу бәхете мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Иж-Бубыйдагы филиалында эшләп килүче "Хыял" бию төркеменә генә елмайды. Яшь биючеләр әле дә фестивальдән алган якты тәэсирләр белән яшиләр.
Әзерлек узган ел башланды
- Мин мәктәптә укыганда Алсу Мәдишина җитәкчелегендәге "Мизгел" бию ансабленә йөрдем. Ул чакта "Хыял" ансамбле әле яңа гына оешып килә иде. Алсу мәктәпне тәмамлап Казанга укырга киткәч тә, әлеге ансамбльләр белән җитәкчелек итүен ташламады. Ялга кайткан арада да репетиция ясап алалар иде. Ә ике ел элек ансамбль белән җитәкчелек итүне миңа тапшырдылар. Белгечлегем буенча физкультура укытучысы булсам да, мин бу эшкә бик теләп алындым, - ди ансамбль җитәкчесе Рузана Исламова.
- Үзем ансамбльгә йөргәндә Алсу Заилевна кайларга гына алып бармый иде безне: Казан, Чаллы, Ижауда төрле бәйгеләрдә күп тапкырлар призлы урыннар яуладык. Нигә бу егет-кызлар белән дә көчебезне сынап карамаска дигән уй белән "Йолдызлык" фестивалендә катнашу максатын куйдык. Узган ел Минзәләдә зона турында катнаштык, әмма алга таба үтә алмадык. Тик максат куйгач, эшләргә кирәк, дип, 2015 елда Әгерҗедә узачак республика зона турына әзерләнә башладык. Бу узган елның октябрь ае иде, - ди Рузана.
Юбилей фестиваленә әзерлек менә шул вакытта ук башлана. Башта Казанга барып, Алсу Мәдишина белән бергәләп хореографик композиция, аңа музыка сайлыйлар.
- "Туку фабрикасында" һәм "Апа" исемле биюләргә тукталдык, - ди җитәкче. Аннан көн саен репетицияләр, сәгатьләр буе шыбыр тиргә батып шөгыльләнүләр...
- Безне ике тапкыр репетициягә Казанга алып бардылар хәтта. 6-7шәр сәгать биетеп, "җиде кат тиребезне" чыгаралар иде. Анда профессиональ дәрәҗәдәге хореограф белән шөгыльләнү осталыгыбызны "бер башка" үстергәндер дип уйлыйм, - ди яшь биюче Зиләрә Гобәйдуллина.
Белгәннәребезне укыдык
Казанда "Йолдызлык" фестиваленең финалына узу өчен башта сайлап алу турлары була. "Хыял"лылар беренче көнне жюри игътибарына "Туку фабрикасында", икенче көнне "Апа" композицияләрен тәкъдим итәләр. Иң күп балл җыючыларны жюри "Пирамида"да чыгыш ясау өчен сайлап ала.
- Нәтиҗәне көтү иң авыры булгандыр, мөгаен. Әлеге минутларда без бар белгән догаларыбызны укыдык. Ә "Пирамида"га узуыбыз хакында игълан яңгырагач, башта ышанмый тордык. Аннан ничек шатлануыбызны белсәгез?! - ди ансамбльгә йөрүче Гөлшат Җәләлетдинова.
Рәхмәтлебез
- Ә ярдәм итүчеләргә килгәндә, алар бик күп. Шулай да иң зур рәхмәтебез - костюмнар алырга ярдәм иткән район җитәкчелегенә, игелекле якташыбыз Искәндәр Җиһангәрәевка. Рухи таянычларыбыз Алсу Мәдишина, аның әнисе Резилә ханымга, Иж-Бубый мәктәбе директоры Эльмира Мәннаповага зур рәхмәт. Һәм, әлбәттә, әти-әниләргә, укытучыларга да рәхмәтебез зур, - ди ансамбль җитәкчесе.
- "Йолдызлык" фестивале хәрәкәте - сәхнә белән яшәүчеләр өчен иҗади Олимп трамплины, яңа талантлар ачу өчен менә дигән мөмкинлек ул. Шуңа күрә Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнехановка да зур рәхмәт, - ди Рузана әти-әниләр фикеренә кушылып.
Ачышлар дөньясында
- "Йолдызлык" фестиваленең һәрвакыт Татарстан Президенты канаты астында узуын һәм Рөстәм Миңнехановның талантларны үстерүгә зур игътибар бирүен моңа кадәр телевизордан күп тапкырлар ишеткәнем булды. Ә фестивальдә катнашкач, моңа тагын бер кат инандым. Казанда без, чын мәгънәсендә, ачышлар дөньясында яшәдек. Универсиада авылына урнашу безнең өчен бер ачыш булса, "Йолдызлык" программасы кысаларында безнең өчен әзерләнгән программа икенчесе иде. Казанда кайларга гына алып бармадылар да, нинди генә күңел ачу чараларында катнашмадык без?! Танылган Россия сәхнә белгече Владимир Аносовның безнең белән мастер-класс уздыруы да зур ачыш булды.
Әлеге фестиваль истәлеге булып аның логотибы төшкән рюкзак, футболка, кепка, бик күп башка бүләкләр, Диплом калды. Һәм, әлбәттә, иң зур бүләк - күңелгә уелган хатирәләр. Алары күңелне һәрчак җылытып, нурландырып торыр, - ди ансамбль биючесе Гөлия Мәннапова.
Фестиваль канатландырды
- Татарстан Президенты "Йолдызлык" фестивален Россиядәге иң уңышлы проект дип юкка гына атамый икән. Ул безне, чын мәгънәсендә, канатландырды, - ди Рузана. - Әлеге фестивальдән кайткач, Чаллыда "КамАЗ дусларын җыя" Халыкара фестивалендә катнашып, II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдык. Иж-Бубыйда, Әгерҗедә, Сарапулда Сабантуйларда чыгыш ясаячакбыз. Аннан биючеләребезне җәйге ял көтә. Без алдагы елда да "Йолдызлык" фестивальдә катнашачакбыз. Бу - "Хыял"ның тагын бер зур хыялы.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев