Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Җиңү бәйрәмендә 90 яшь тулды

9 Май бәйрәме көнне Кадыбашта гомер кичерүче Кәшифә САДЫЙКОВАга 90 яшь тулды. Җиңүне якынайтуга тылда көнне төнгә ялгап эшләгән, бу чорда трактор иярләгән, фермада терлек караган, сугыш тәмамлангач колхозда хезмәт куйган, ире Рөстәм белән дүрт бала тәрбияләп үстергән юбилярны район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, авыл башлыгы Илфат Рамазанов тәбрикләделәр. Кәшифә...

9 Май бәйрәме көнне Кадыбашта гомер кичерүче Кәшифә САДЫЙКОВАга 90 яшь тулды.
Җиңүне якынайтуга тылда көнне төнгә ялгап эшләгән, бу чорда трактор иярләгән, фермада терлек караган, сугыш тәмамлангач колхозда хезмәт куйган, ире Рөстәм белән дүрт бала тәрбияләп үстергән юбилярны район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, авыл башлыгы Илфат Рамазанов тәбрикләделәр.
Кәшифә апа хәзер кызы Әсфирә тәрбиясендә яши. Әле хуҗалыкта вак-төяк эшләрне башкара. Күзлексез укый, сәламәтлегенә дә зарланмый.
- Ходай дүрт балама, җиде оныгыма, алты оныкчыгыма да минеке кебек озын гомер бирсен, - дип теләде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев