Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Җиңү яулап кайтып киләбез

    "Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган велоузышта катнашу - үзе бер дәрәҗә, горурлык. Шуңа сынатырга хакыбыз юк", - диде Сарсак-Омга лицее укучысы Ксения Никифорова старт бирелүен көткәндә. Велоузышка старт Сарсак-Омгада бирелде. Әнә, 20гә якын укучы, аларның укытучылары, районның Яшьләр парламенты егет-кызлары түземсезлек белән юлга кузгалуны көтәләр. - Мондый мәртәбәле чарадан ничек...

    "Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган велоузышта катнашу - үзе бер дәрәҗә, горурлык. Шуңа сынатырга хакыбыз юк", - диде Сарсак-Омга лицее укучысы Ксения Никифорова старт бирелүен көткәндә.
    Велоузышка старт Сарсак-Омгада бирелде. Әнә, 20гә якын укучы, аларның укытучылары, районның Яшьләр парламенты егет-кызлары түземсезлек белән юлга кузгалуны көтәләр.
    - Мондый мәртәбәле чарадан ничек читтә каласың?! Велоузыш уздырылачагын белү белән катнашырга дигән максат куйдык, - диде лицейның директор урынбасары Надежда Олхаева. Мәктәп директоры Сергей һәм аның җәмәгате Татьяна Маркитоновлар да - велосипедта. Аларны озатырга 7 яшьлек кызлары Валерия килгән.
    - Минем дә велосипед белән барасым килә, - дип өзгәләнә кыз.
    Хәтта Удмуртиянең Иске Монья авылыннан килүчеләр дә бар.
    - Газетадан игъланны укыгач ук кызларыбыз Диана һәм Марина үзләрен сынап карарга булдылар. Кышын чаңгыда йөргәнлектән, аларга 30 чакрым араны узу авыр булмас дип уйлыйм, - диде әниләре Лидия Чумарева. Сүз уңаеннан: Марина велоузышның иң кечкенә катнашучы иде. Шуңа карамастан, ул бернинди сыкрануларысыз финишка кадәр барып җитте.
    - Бүгенге велоузыш - гади генә түгел. Ул Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Көне дә нинди бит әле?! 2 май - Берлинны алган көн. Сез туктаган һәр авылда митинглар булачак. Шуңа күрә сез - гади велосипедчылар гына түгел, ә җиңү яктылыгын алып баручылар да, - дип сәламләде велоузышчыларны мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.
    - Сезнең максат - бер-берегезне узу түгел, ә исән-имин финишка барып җитү. Моның өчен юлда бик тә игътибарлы булуыгыз сорала, - дигән сүзләр белән ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег Капилов хәер-фатихасын биргәннән соң, велосипедчылар юлга кузгалдылар.
    Ә юл дигәнебез гади генә түгел: район үзәгенә илтүче олы трасса бит әле. Анда хәрәкәт тә бик зур. Тик бу көнне шоферларны да, әйтерсең, "арканлап" куйганнар: алар флаглар белән килүче велоузышчыларның үтеп киткәнен зур сабырлык белән көтеп тордылар, елмаеп кул болгадылар. Ә күпләре бу онытылмас мизгелләрне телефонына төшерергә ашыкты. Авыллар аша узганда халык велосипедчыларны капка төпләренә чыгып сәламләде.
    Велоузышчылар Мордывый, Иж-Бәйки, Иж-Бубыйда тукталыш ясадылар. Әлеге авылларда аларга Тирсә, Иж-Бубый, Әгерҗенең 1, 3, 4нче мәктәп укучылары һәм мөгаллимнәре кушылдылар. Шулай итеп, велоузышчыларның гомуми саны 70тән артып китте. Һәр авылда тыл ветераннары катнашында митинглар узды, һәйкәлләргә чәчәкләр салынды, сугыш каһарманнары бер минутлык тынлык белән искә алынды.
    - Мин бүген үземне батыр итеп тоям. Әйтерсең, яу кырыннан җиңү яулап кайтып киләм. Безгә якты көннәр бүләк иткән батырларыбызны данлап кычкырып җырлыйсым, шигырьләр сөйлисем килә, - дип хисләре белән уртаклашты Надежда Олхаева.
    Чыннан да, 30 чакрым араны узганда, велоузышчылар җырладылар да, туктап ял итеп, бераз тамак ялгап та алдылар. Тик берсе дә дистанциядән төшәргә тырышмады.
    - Их, велосипедым ватылды. Югыйсә, һич тә арымаган идем. Сыйныфташларым белән бер төркемдә барып җитә алмавым үкенечле, - диде Тирсә мәктәбе укучысы Ранил Дәүләтов.
    Дүрт сәгатьтән артыкка сузылган велоузышның соңгы тукталышы Әгерҗенең Җиңү мәйданы булды.
    - Сезне, чын мәгънәсендә, җиңүчеләр дип атарга була. Финишка исән-имин килүегез белән котлыйм, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев.
    Велоузышта катнашучыларның һәркайсына мәгариф идарәсе һәм республиканың юл хәрәкәте куркынычсызлыгы программаларын финанслау дирекциясе исеменнән Дипломнар, истәлек бүләкләре тапшырылды.
    - Без хәзер түземсезлек белән алдагы ел велоузышын көтәбез. Мондый чарадан беребез дә читтә калмаячак, - диделәр тарихи велоузышта катнашучылар.
    Дания Абзалиева.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: