Ямурзада 80 данә маскировка челтәре үргәннәр, 2110 данә окоп шәме ясаганнар, 170 савыт токмач басканнар..
Ике ел дәвамында алар тарафыннан никадәр ярдәм күрсәтелгән!
Ямурзалылар махсус хәрби операция игълан ителгән көннән алып илебез тынычлыгы өчен көрәшүче егетләребезгә һәрдаим ярдәм күрсәтәләр. “Авылыбыз, җирлегебез халкына, актив апаларыбызга рәхмәттән башка сүз юк!” – ди Ямурза клубы мөдире Чулпан Хикмәтуллина.
Ике ел дәвамында алар тарафыннан никадәр ярдәм күрсәтелгән!
80 данә маскировка челтәре үргәннәр, 2110 данә окоп шәме ясаганнар, 1240 данә газ баллоны сатып алганнар. 800 савыт сохари киптергәннәр, 170 савыт токмач басканнар, 415 савыт чәкчәк катырганнар, 200 савыт киптерелгән аш әзерләгәннәр... Кием-салым, азык-төлек, госпитальләргә кирәк-ярак – барысын да бердәм булып җыйганнар. Әйтергә кирәк, кечкенә генә Ямурза авылыннан бу – бик зур ярдәм.
– Ватсапта “Ярдәм янәшә!” төркеме оештырдым. Ул безне, читтә яшәүче авылдашларны, җирлегебездәге олы йөрәкле кешеләрне тагын да берләштерде. Әйдәгез, егетләребезгә ярдәм йөзеннән бу эшне башкарыйк, берәр акция игълан итик әле дип язуым була, барысы да фикеремне хуплап каршы алалар. Кем ничек булдыра – акчалатамы, әйберләтәме – шулай ярдәм итә, – ди Чулпан ханым.
Өлкәннәр әлеге игелекле эшкә балаларны да җәлеп итәләр. Маскировка челтәрләре үргәндә, окоп шәмнәре ясаганда яшүсмерләр зур булышлык күрсәтәләр.
– Аларның “Солдатка хат” акциясенә кушылып хәрбиләргә “Без сезгә ышанабыз, туган якларга җиңү белән кайтуыгызны көтәбез” дип теләкләр җиткереп җылы эчтәлектәге хатлар язулары, аларны өчпочмаклап төреп, рәсемнәр ясап җибәрүләре дә мөһим һәм кирәкле гамәл дип уйлыйм, – ди Чулпан Азат кызы.
Бу көннәрдә укучылар өчен яңа “Мәктәп букчасы көне” акциясе оештырылган. Укучылар тәм-томнар, кирәк-яраклар тутырылган һәм, әлбәттә, хат язып салынган букчаларны авылдагы гуманитар ярдәм җыю пунктына алып килгәннәр. Әлеге акциягә өлкәннәр дә кушылганнар.
– Без анда окоп шәмнәре, үзебез ясаган чәйләрне дә салдык, – ди Чулпан ханым.
Хәрби операция зонасына кузгалган чираттагы гуманитар ярдәмне туплауда ямурзалылар зур өлеш керткәннәр. Авыл халкы бакчасында үскән яшелчәләрне китергән. Активистлар 600 данә каплы чәй әзерләгәннәр. Аны иван чәй, карлыган, урман чиясе яфрагы, мәтрүшкә, бөтнекне киптереп ваклап, шуңа чәй өстәп ясаганнар. Һәр капка шикәр салганнар. Бу игелекле гамәлне башкаруга Илзия Әхмәтшина, Ркыя Бәшәрова, Зөлфия Шәйдуллина, Рәзинә Хәйбуллина, Розалия Минханова, Флүрә Зәйнуллина, Гөлфия Насыйрова, Йолдыз Шәйхетдинова, Альбина Галиева, Алмаз Кәшәпов зур өлеш керткәннәр.
– Бердәмлектә – көч, диләр. Бергә булганда без таулар да күчерергә әзер. Иң мөһиме, туган авылыбыздан, җирлегебездән, районыбыздан киткән ир-егетләребез, илебез тынычлыгы сафына баскан батырларыбыз җиңү белән исән-сау кайтсыннар иде. Бу – барыбызның уртак теләге, – ди Чулпан ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев