Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Иҗат уты яна йөрәкләрдә

    Әдәбият елында Чулпан Нурмөхәммәтова җитәкчелегендәге "Күңел чишмәләре" әдәби-иҗат берләшмәсе районыбызда к аләм тибрәтүчеләрне бер сәхнәгә җыйды. Ә каләм тибрәтүчеләр җыелган җирдә шигъри тәлгәшләргә киң урын бирелә. Иҗат уты дөрләгән һәркем бу көнне сәхнәдә үзе язган шигырьләрне укыды. Әнә, Исәнбайдан Әлфирә ханым Низамова бәйрәмгә оныгы Эльзаны да алып килгән. Эльза шәһәр...

    Әдәбият елында Чулпан Нурмөхәммәтова җитәкчелегендәге "Күңел чишмәләре" әдәби-иҗат берләшмәсе районыбызда к

    аләм тибрәтүчеләрне бер сәхнәгә җыйды.
    Ә каләм тибрәтүчеләр җыелган җирдә шигъри тәлгәшләргә киң урын бирелә. Иҗат уты дөрләгән һәркем бу көнне сәхнәдә үзе язган шигырьләрне укыды.
    Әнә, Исәнбайдан Әлфирә ханым Низамова бәйрәмгә оныгы Эльзаны да алып килгән. Эльза шәһәр мәктәбендә укыса да, татарча чатнатып сөйләшүе белән сөендерде. "Без - татар кызлары" дип шигырь дә сөйләде. Ә Әлфирә ханым яңалыклары белән уртаклашты.
    - Әдәбият елында мәшһүр язучылар - якташыбыз Таҗи Гыйззәт, Әгерҗе кияве Гариф Ахуновның юбилейларын билгеләп үтәбез. Үземнең дә истәлекле ел булачак. Авыл кешеләренә, аларның язмышларына, тормыш-көнкүрешләренә багышланган "Әҗер" исемле китабым дөнья күрәчәк. 20дән артык шигыремә композиторлар көй иҗат иткән җырлар дискын да якташларым яратып кабул итәрләр дип уйлыйм, - диде ул.
    Татарстан Язучылар берлекләре әгъзалары, районыбызның олпат язучылары Габдулла Галиев һәм Чыңгыз Мусин әлеге бәйрәмгә килә алмасалар да, аларны искә алмау зур гөнаһ булыр иде. Аларның "Әгерҗем", "Мин сиңа табындым" җырлары сәхнәдә яңгырады бу көнне.
    Моннан берничә ел элек Наил ага Нәбиуллин җитәкчелегендәге "Мәрҗән" ансамбле үзешчәннәре чыгышларын яратып карый идек. Аларны янә сәхнәдә күрдек бу көнне.
    "Күңел чишмәләре"н төрле елларда җитәкләгән Рушания Байтимерова, Наилә Харисова да шигъри тәлгәшләрен бүләк иттеләр, җирле язучылар белән очрашулар ешрак булсын иде дигән теләкләрен җиткерделәр.
    - Кадыбаштан 115 чакрым юл үтеп килдек очрашуга. Безнең авыл да талантларга бай бит. Рәзилә Ясәвиева, Фәридә Айдарова - Кадыбашныкы. Каләмдәшләр белән очрашулар тагын да дәртләндерә, иҗат утында яндыра, - диде актив хәбәрчебез Фаягөл Әхмәтшина.
    Уразайдан Инсаф Бариевның әнисе Раиләнең Дамир Муллахмәтов белән иҗат иткән "Төнбоеклар" җыры, Рәзилә Хәмидуллина, Наил Таҗиев, Баязит Ахунов, Фәнис Арслановның дәртле җырлары көчле алкышларга күмелде.
    Бу көнне "Күңел чишмәләре" сафына янә бер каләм тибрәтүче - Көчек авылыннан Рөстәм Төхвәтуллин өстәлде.
    "Шагыйрь җаны... Ап-ак җирлектәге чиста, моңлы, җырлы җан. Аның йөрәк тибеше дә, сулыш алулары да кендек каны тамган туган җирендә, туган халкы белән бергә" дип язган бер каләм иясе. Ә бу сүзләргә өстәп, районыбызда яшәп иҗат итүче шагыйрь-язучыларыбыз туган ягыбызның матурлыгын, аның гүзәллеген мактап шигъри юлларга салалар икән, без әле бик бәхетле дип өстисе килә.
    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: