Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Исемлектән төшеп калган

"2007 елда яхшы эшләгән өчен мине Россия Президенты Указы белән нигезләнгән "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә " медале белән бүләкләгәннәр иде. Ул "Хезмәт ветераны" исеме алу өчен нигез була, димәк, пенсиягә чыккач ташламалары да була дип аңлаттылар ул чакта. Әмма беркөнне танышым бу медаль хәзер мондый хокук бирми дигәч, бик борчылдым....

"2007 елда яхшы эшләгән өчен мине Россия Президенты Указы белән нигезләнгән "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә " медале белән бүләкләгәннәр иде. Ул "Хезмәт ветераны" исеме алу өчен нигез була, димәк, пенсиягә чыккач ташламалары да була дип аңлаттылар ул чакта. Әмма беркөнне танышым бу медаль хәзер мондый хокук бирми дигәч, бик борчылдым. Безне тагын алдадылармы инде шулай итеп?"
Фәния С.

Район социаль яклау идарәсендә аңлатуларынча, РФнең "Ветераннар турында"гы законның 7нче статьясы нигезендә, 2005елдан башлап хезмәт ветераннары булып, СССР яки Россия Федерациясенең орден-медальләре, шулай ук федераль дәрәҗәдәге ведомстволарның Мактау грамоталары яки күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән кешеләр генә санала. "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале 2005 елда РФ Президенты Указы нигезендә булдырылган иде һәм ул 2010 елга кадәр Россиянең дәүләт бүләге булып саналды. Димәк, аңа кадәр бу медаль белән бүләкләнүчеләр "Хезмәт ветераны" исеменә лаек булды.
Әмма 2010 елның 7 сентябрендә "Россия Федерациясендә дәүләт бүләкләре системасын камилләштерү чаралары турында" Президент Указы чыкты. Ә анда бу медаль дәүләт бүләкләре исемлегеннән төшереп калдырылган. Шул сәбәпле, "Казанның 1000еллыгы истәлегенә" медале белән 2005 елдан 2010 елның 7 сентябренә кадәр бүләкләнгән кешеләр генә өметләнә ала. Фәния ханым, Сез бу медаль белән 2007 елда бүләкләнгәнсез һәм пенсиягә чыккач, хезмәт ветераны буларак, ташламалардан файдалана алачаксыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев