Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Исәннәрнең кадерен белү – изге бурыч

    Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алу буенча чаралар инде хәзердән үк старт ала. Олуг бәйрәмне лаеклы каршы алу максатыннан бездә дә район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендә махсус комитет оештырылды. Аның беренче утырышы ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рамил Мәхмүтов катнашында узды. Безнең өчен...


    Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алу буенча чаралар инде хәзердән үк старт ала. Олуг бәйрәмне лаеклы каршы алу максатыннан бездә дә район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендә махсус комитет оештырылды. Аның беренче утырышы ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рамил Мәхмүтов катнашында узды.

    Безнең өчен җәннәт - шушыдыр
    Киңәшмәгә кадәр Валерий Владимирович, Рамил Мөхәммәтович һәм Әгерҗе урманчылыгы баш урманчысы Афанасий Данилов, Ометов урамында ветераннар өчен төзелгән йортта булып, сугыш ветераннарының тол хатыннары Майфрүзә Шәрәфиева һәм Вәсимә Зәйнуллинаның тормыш-көнкүреше белән якыннан таныштылар. Алар яңа фатирларында узган елның көзеннән бирле яшиләр. "Мондагы яшәү шартлары җәннәттәге кебек: җылы, якты, рәхәт, иркен. Картлык көнебез мондый рәхәттә узар дип кемнәр уйлаган?!" - дип берсен-берсе бүлеп мондый мөмкинлекләрне тудыручыларга рәхмәт җиткерергә ашыктылар әбиләр.
    - Кырындыда гомер кичергән йортымны саттык. Газы, суы булмагач, картлык көнемдә барыбер анда берьялгызым яши алмаган булыр идем. Берәр мәшәкать килеп чыкса, гел балаларыма шалтыратып аптыратырга туры килде. Ә хәзер алар да - янәшәдә генә. Ике кызым, улым гаиләләре белән Әгерҗедә яшиләр. Балаларым атна саен кунакка алып китәләр. Бу фатирым Кырындыдагы йортым кебек үк якты, көне буе тәрәзәләренә кояш төшә, - диде 12 яшьтән тормыш арбасына җигелгән, сугыштан соңгы елларда тракторчы, комбайнчы булып эшләгән, аннан соң озак еллар сыер сауган Майфрүзә апа.
    Вольный Труд авылында туып-үскән Вәсимә апаның да язмышы авыр сугыш елларын үз җилкәсендә күтәргән яшьтәшләренекеннән әллә ни аерылмый: сугыш урлаган балачак, көнне төнгә ялгап колхозда эшләгән еллар. 1951 елда аның гаиләсе Әгерҗегә күченә. Вәсимә апа башта паровой тегермәндә йөкче, аннан локомотив депосында җыештыручы булып эшләп лаеклы ялга китә. Соңгы елларда Маяковский урамындагы йортта бер бүлмәдә яшәгән Вәсимә әби дә картлык көнен барлык уңайлыклары булган мондый фатирда уздырырмын дип хыялланмагандыр. Шуңа ирләренең соңгы бүләге буларак бирелгән фатирларында уздырган һәр көнгә шөкер итәләр, бер-берсе белән кунакка йөрешәләр алар. "Әле Ходай тагын күп еллар шушы рәхәтлекләргә кинәнеп яшәргә язсын, сәламәт булыгыз", - дип ихлас теләкләрен җиткерделәр җитәкчеләр. Алар ветераннарга "ТАИФ" компанияләр төркеме һәм шәхси эшмәкәр Рөстәм Тимергалин исеменнән кыска дулкынлы мичләр дә бүләк иттеләр.

    Һәрберсе игътибарга лаек
    Утырышның икенче өлешендә сүз Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен лаеклы каршы алу буенча башкарылырга тиешле чаралар турында барды.
    - Бүгенге көндә районда 54 Бөек Ватан сугышы ветераны, 294 ветеранның тол хатыны, 922 тыл хезмәтчәне яши. Бу исемлеккә сугыш чоры балаларын да кертергә кирәк. Олуг бәйрәмгә әзерлек барышында аларның берсе дә игътибардан, ихтирамнан мәхрүм калырга тиеш түгел, - дигән бурычны куйды оештыру комитеты рәисе урынбасары Римма Гыйльметдинова. Әлеге бурычны тормышка ашыру юлында хәзер дә бик күп эшләнә, тик башкарасы эшләр дә байтак әле.
    - Федераль программа кысаларында ветераннарның торак шартларын яхшырта алдык, тик тыл хезмәтчәннәре арасында бу яктан ярдәмгә мохтаҗлар һаман бар, - диде Римма Ринатовна. Әлеге проблемаларны чишү өчен байтак кына чыгымнар кирәк. Шул максаттан киләсе елда "Җиңү" хәйрия акциясе уздыру планлаштырыла. Ветераннарга медицина ярдәме күрсәтү, ял йортларына юлламалар белән тәэмин итүдә дә чишәсе проблемалар җитәрлек.
    Юбилейны лаеклы каршы алуга тәгаенләнгән чараларның күпчелегенең үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән булуы юкка түгел.
    - Яшь буынга сугыш турында аны үз күзләре белән күргәннәр сөйләргә тиеш. Шуңа күрә бу юнәлештә традицион формалардан тыш, яңа алымнар да кулланырга киңәш итәбез. Шушы көннәрдә генә ТР Яшьләр сәясәте министрлыгыннан тәкъдим ителгән "Безнең уртак Җиңү" республика проектында һәр мәктәп, яшүсмерләр клубы катнашыр дип ышанабыз. Укучыларга ветераннарның хатирәләренә нигезләнеп видеосюжет әзерләргә кирәк булачак һәм алар арасыннан иң уңышлылары Интернетта урын алачак, - дип таныштырды Римма Ринатовна. Моннан тыш, Әгерҗе урман хуҗалыгы хезмәткәрләре ярдәме белән ветераннар катнашында агач утырту буенча акция уздыру планлаштырыла. Димәк, шәһәргә керү уңаенда озакламый Җиңү аллеясы барлыкка киләчәк.
    Мәктәп музейларын, хәрби дан залларын, Әгерҗенең иске татар зиратында урын алган Туганнар каберлеген дә яңартасы бар.
    - Безнең алда торган тагын бер бурыч - тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары хөрмәтенә һәйкәл яки мемориаль такта ачу. Балачакларын сугыш урлаган буын мондый хөрмәткә бик тә лаек, - диде Римма Ринатовна.
    Авылларда Бөек Җиңү хөрмәтенә куелган 46 һәйкәлнең 8енә җитди ремонт кирәк.
    - Бу һәйкәлләр - авылларның йөзе, шуңа аларны тәртипкә китерер өчен 2014 елның 9 Маен көтеп торырга кирәкми, - дип мөрәҗәгать итте авыл җирекләре башлыкларына район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов.
    Әйе, бәйрәмгә кадәр эшлиселәр бик күп әле. Югарыда телгә алганнар - шул чараларның бик аз өлеше генә. Күп чакта өлкәннәребез бер җылы сүз һәм игътибарга мохтаҗ. Аларга тәмле телебезне, ягымлы карашыбызны кызганмыйк. ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләре белән әйткәндә, "ветераннарга, сугыш авырлыгын күргәннәргә исән чагында сугыш чорында да, аннан соңгы елларда да күрмәгән ярдәмне, хөрмәтне күрсәтергә бурычлы без". Шуңа кулдан килгәнне бүген үк эшләргә тырышыйк. Юкса, соңга калуыбыз бар. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына кадәр иң яшь сугыш ветеранына да 90 яшь тулачак бит инде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: