Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Истә, һаман да истә

    "Әгерҗе хәбәрләре" газетасының баш мөхәррире вазифасыннан киткәннән соң кулыма каләм алганым юк иде. Менә узган шимбәдә узган очрашу күңел кылларымны тибрәтте. Шул уңайдан уй-кичерешләрем, фикерләрем белән уртаклашырга булдым. Бу - партиянең 110 еллыгы уңаеннан КПСС райкомында төрле чорларда эшләгән элекке хезмәттәшләр очрашуы иде. Партия таркалганнан соң 20 елдан артык вакыт...

    "Әгерҗе хәбәрләре" газетасының баш мөхәррире вазифасыннан киткәннән соң кулыма каләм алганым юк иде. Менә узган шимбәдә узган очрашу күңел кылларымны тибрәтте. Шул уңайдан уй-кичерешләрем, фикерләрем белән уртаклашырга булдым.
    Бу - партиянең 110 еллыгы уңаеннан КПСС райкомында төрле чорларда эшләгән элекке хезмәттәшләр очрашуы иде. Партия таркалганнан соң 20 елдан артык вакыт узгач, беренче тапкыр шулай зур очрашуыбыз бит бу. Райкомның ул чактагы бинасында (хәзер анда Пенсия фонды идарәсе) кочаклашып күрешүләр шунда ук безне шул чорларга алып кайтты. Бу бина зур үзгәрешләр кичерсә дә, аның диварлары хәзер дә якын бит райкомда эшләгәннәргә. Очрашуга кырыктан артык кеше җыелган иде. Алар арасында Казаннан кайткан якташларыбыз - райкомда инструктор булып эшләгән Шәүкәт Әхмәдишин, Харис Закиров, Александр Бабушкин, Чаллыдан Фәридә...., райком секретарьлары Владимир Никулин, партия ветераннары Фәния Булатова, Дамир Бакиров һ.б.лар бар иде. Шәхсән мин үзем дә 80нче елларда пропаганда һәм агитация бүлеге инструкторы булып эшләдем.
    Ни кызганыч, беренче секретарьлар арасыннан бүген Нурулла Баһрамов кына исән. Ул да, сәламәтлеге какшау сәбәпле, очрашуга килә алмады. Бу шәхесне бүген дә аеруча җылы сүзләр белән искә аласым килә. Нурулла Баһрамов район белән 80нче еллардагы бик катлаулы "үзгәртеп кору" елларында җитәкчелек итте. Без бу үзгәртеп коруларның кая алып барганын бик соң аңладык. 90нчы еллар башында - социализмнан капитализмга күчү кебек авыр чорда да Нурулла Баһрамов район белән җитәкчелек итте. Характерындагы түземлелек, кешелеклелек, принципиальлек сыйфатлары аңа күп кенә проблемаларны уңышлы хәл итәргә ярдәм итте. Очрашуга килүчеләр дә Нурулла Баһрамовичны фәкать якты хатирәләр белән генә искә алдылар.
    Очрашуга килсәк, ул бик җылы, күңелле узды, күңелдә озак вакытларга җитәрдәй тәэсирләр калдырды. Ленин һәйкәленә чәчәкләр салып, истәлеккә фотога төшкәннән соң безне Розалия Нәҗипова җитәкләгән "Смак" кафесында мул табын артында очрашу көтә иде. Партия ветераннарын яңа сайланган район башлыгы Валерий Макаров исеменнән аның урынбасары Ришат Нурисламов сәламләде, кунакларны районның социаль-икътисади хәле белән таныштырды. Кичәне алып баручылар Александр Шамшурин белән Рушания Байтимерова һәркемне эшләгән чорларына алып кайттылар. Күпләр үзләренең остазлары булган беренче секретарьлар Нургали Сафин, Нурулла Абдуллин, Нурулла Баһрамовны сагынып искә алды. Рәвия Лутошкина, Фәния Булатова адресына да җылы сүзләр күп яңгырады. Кунакларның хәтер яңартулары матур җырлар белән үрелеп барды. ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Арсланов җитәкчелегендәге "Тугызбуй" төркеме башкарган яшьлегебездәге ретро җырлар, Виктор Власов, Альберт Муллахмәтов, Оксана Михайлова чыгышлары очрашуга үзгә ямь өстәде. Ветераннар үзләре дә матур җырлары, дәртле биюләре белән таң калдырдылар.
    Шундый онытылмас кичә оештырган Александр Шамшурин җитәкчелегендәге төркемгә олы рәхмәтемне җиткерәм.
    Язмам ахырында күңелемне тырнап торган бернәрсәгә үз фикеремне җиткерәсем килә. КПСС эшчәнлегенә кайбер тарихчылар һәм сәясәтчеләрнең тискәре бәя бирүенә һәм бу чорга фәкать "кара күзлек" аша карауга битараф кала алмыйм. Мин моны зур ялгыш дип саныйм. Исегезгә төшерегез әле, КПСС җитәкчелегендә СССРда нинди зур эшләр башкарылды. Аларны санап чыгу мөмкин түгел. Социаль мәсьәләләр һәм халык турында кайгырту партиянең һәрчак игътибар үзәгендә булды. Дөрес, партиянең дә хаталары булды. Ләкин партия аларны таныды һәм төзәтү юлларын эзләде. Ул заманда төзегәннәрне тарату җиңел, ләкин ахыры аяныч була күрмәсен.
    ... Тормыш дәвам итә. Һәр чорның үз таләпләре. Халык исә элеккене сагып бүгенгегә җайлашырга тырыша. Әмма ничек кенә булмасын, үткәнебезне онытырга хакыбыз юк. Бу - безнең тарихыбыз.
    Хәернас БУЛАТОВ,
    "Әгерҗе хәбәрләре" газетасының элекке баш мөхәррире, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: