Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Иж-Бубыем – үзе бер тарих

"Мин бүгенге очрашуга сөенечле хәбәрләр белән кайттым", - дип башлады чыгышын узган атнада Иж-Бубый мәктәбе укучылары белән очрашуда шушы мәктәпне тәмамлап Казанда гомер кичерүче якташыбыз, эшмәкәр, "Бубилар мирасы" иҗтимагый фонды идарәсе рәисе Искәндәр Җиһангәрәев. "Иж-Бубый - үзе бер тарих" дигән теманы үз эченә алган әлеге очрашу мәктәпнең элеккеге директоры, "Бубилар...

"Мин бүгенге очрашуга сөенечле хәбәрләр белән кайттым", - дип башлады чыгышын узган атнада Иж-Бубый мәктәбе укучылары белән очрашуда шушы мәктәпне тәмамлап Казанда гомер кичерүче якташыбыз, эшмәкәр, "Бубилар мирасы" иҗтимагый фонды идарәсе рәисе Искәндәр Җиһангәрәев.
"Иж-Бубый - үзе бер тарих" дигән теманы үз эченә алган әлеге очрашу мәктәпнең элеккеге директоры, "Бубилар мирасы" фонды директоры Раиф Гәрәев чыгышыннан башланды. Ул авылның бай тарихы турында сөйләп, анда сакланып калган тарихи ядкарьләргә тукталды. "Безнең авылда 10 тарихи бина саклана. Бу кадәр тарихи ядкарь бер генә авылда да юк. Күптән түгел әлеге биналарга фонд ярдәме белән мемориаль такталар урнаштырылды", - диде Раиф Мөхәммәтҗанович. Мондый истәлек такталары бертуган Габдулла, Мөхлисә һәм Гобәйдулла Бубыйлар яшәгән йортка (хәзерге вакытта музей итеп үзгәртеп төзекләндерелә), Габдулла Гобәйдуллинның кунак йортына (хәзер - мәчет), Әхмәт Моратовның кибет бинасына (райпо кибете), кызлар мәдрәсәсенә (бүгенге көндә сакланмаган), сәүдәгәр Мөхәммәтҗан бай Әхмәтҗанов төзегән мәчеткә (төзекләндерү эшләре алып барыла), ул яшәгән йортка (сакланмаган), аның кибетенә (склад), амбарына (склад), мәдрәсә мөгаллиме Котдус Абдрахманов һәм аның улы - Советлар Союзы Герое Асаф Абдрахманов яшәгән йортка, сәүдәгәр Арслангалинең торак йортына куелган. "Безнең максат - Иж-Бубый авылын, аның тарихи ядкарьләрен "Авыл-музей комплексы" дәрәҗәсенә күтәрү, мәктәп каршындагы тарих музеен ТР Милли музее филиалы итүгә ирешү", - дип тәмамлады чыгышын Раиф Гәрәев. Музейга килгәндә, әлегә ул мәктәп бинасының бер бүлмәсендә урнашкан. Якын киләчәктә аны бертуган Бубилар яшәгән йортка күчерү планлаштырыла. Әлеге йортның түбәсе алыштырылган, тышкы ягы өлешчә төзекләндерелгән. Бу юлы Искәндәр Җиһангәрәев әлеге музейга өстәл һәм урындыклар алып кайтуын хәбәр итте. Эшмәкәрнең матди ярдәме белән озакламый булачак музейның түшәмнәрен дә төзекләндерә башлаячаклар. "Мин бу очрашуга аеруча тәэсирләнеп кайттым. 9 декабрь көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында Ркаил Зәйдулланың Бубый мәдрәсәсендә кызлар өчен беренче мәдрәсә оештырган мөгаллимә, хатын-кызлардан беренче казыя Мөхлисә Бубиның ачы язмышын тасвирлаган "Үлеп яратты" спектакленең премьерасы булды. Аны караганда, мин борынгы туган авылымны күргәндәй булдым. Мине генә түгел, барлык тамашачыларны әсир итте искиткеч эчтәлеге белән бу спектакль. Премьера тәмамлангач, зал артистларны 20 минутлап аягурә алкышлады. Бу тамашаны сез дә күрергә тиеш, укучылар. 27 декабрь көнне булачак спектакльгә мәктәпнең иң яхшы 40 укучысын алып баруны үз өстемә алам", - диде Искәндәр Рөстәм улы. Эшмәкәр туган мәктәбенә теннис уйнау өчен комплект алып кайтуын да хәбәр итте. Тагын бер сөенечле хәбәр җиткерде - уку елы ахырында мәктәпнең иң яхшы классы өчен үзләре теләгән тарихи урынга сәяхәт оештырырга ниятли игелекле авылдашлары. "Тарихи авылда яшәвегез, Бубилар исемен йөртүче мәктәптә укуыгыз - үзе бер горурлык. Тырышып укыгыз, спортны, хезмәтне яратыгыз. Шул чакта тормышта үз урыныгызны табуы авыр булмас", - дип мөрәҗәгать итте кунак укучыларга. 5нче сыйныф укучысы Фәнзил Хәмидуллинның: "Без үзебезнең тарих дәвамчылары икәнебезне бервакытта онытмыйбыз. Киләчәктә дә тырышып укырбыз, спортны үз итәрбез. Инде хәзер теннис уйнау серләренә төшенергә дә мөмкинлек барлыкка килде. Моның өчен барыбыз исеменнән дә зур рәхмәт", - дигән сүзләре моңа җавап булып яңгырады.
Әйе, бу мәктәптә укучылар авыл, мәдрәсә тарихын чагылдырган эшләре белән төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә, конференцияләрдә еш катнашалар. Әнә, 9нчы сыйныф укучылары Рөстәм Хәлиуллин һәм Раил Кәрәмиев укытучылары Резилә Мәдишина җитәкчелегендә "Ераклардан тарих эзләмим мин, Иж-Бубыем - үзе бер тарих" дигән темага эзләнү эше язганнар. Аларның әлеге эшләре югарыда телгә алган тарихи биналар буенча экскурсияне хәтерләтә. Күптән түгел Рөстәм белән Раилне "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгенә чакырып зурлаганнар. Бәйге нәтиҗәләре буенча Диплом алу, Казанның тарихи урыннары буйлап экскурсиядә булу 9нчы сыйныф укучыларының күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырган.
Бу очрашу да укучылар күңеленә матур тәэсирләр уйгандыр. Авыл тарихына кагылышлы эчтәлекле әңгәмә генә булып калмыйча, тагын да тырышып уку өчен этәргеч тә бирде бит ул аларга.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев