Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Игелеккә чикләр юк

    1 сентябрь - Белем бәйрәмен Кадыбаш мәктәбенең 4 сыйныфына баручы Алинә Маликова да башка яшьтәшләре кебек сөенеп каршы ала. Ничек шатланмасын инде ул?! Алинәне Рәшид Мастикаев җитәкчелегендәге янгын сүндерү бүлеге менә инде өченче ел Белем бәйрәме алдыннан бүләкләр биреп сөендерә бит. "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясендә әлеге бүлеккә Кадыбаш авылында әбисе...

    1 сентябрь - Белем бәйрәмен Кадыбаш мәктәбенең 4 сыйныфына баручы Алинә Маликова да башка яшьтәшләре кебек сөенеп каршы ала.
    Ничек шатланмасын инде ул?! Алинәне Рәшид Мастикаев җитәкчелегендәге янгын сүндерү бүлеге менә инде өченче ел Белем бәйрәме алдыннан бүләкләр биреп сөендерә бит. "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясендә әлеге бүлеккә Кадыбаш авылында әбисе Ләлә тәрбиясендә яшәүче Алинәне мәктәпкә әзерләүне йөклиләр. Менә шуннан соң алар кызны шефлыкка алалар. "Белем бәйрәмендә генә түгел, без аңа туган көнендә дә, Яңа ел алдыннан да күчтәнәчләр илтәбез. Алинә безгә хәзер үз кызыбыз кебек якын инде", - ди Рәшид Мастикаев. Биредә эшләүче хезмәткәрләр дә Алинәгә яратып "кызым" дип кенә дәшәләр икән. "Минем өчен өзелеп торган бу апа-абыйларны Дәү әниемне яраткан кебек яратам. Алар үзләре дә мине кунак көткәндәй сөенеп каршы алалар, матур итеп озаталар. Ә нинди бүләкләр алып биргәннәрен күрсәгез иде...", - ди Алинә. Узган ел туган көнендә аңа МЧС хезмәткәрләре компьютер бүләк иткәннәр. Әле менә яңа уку елы башланыр алдыннан күп итеп дәфтәр-китаплар, карандаш-ручкалар, альбом, буяулар тагын әллә никадәр канцтоварлар, бик матур спорт костюмы, кроссовка алып биргәннәр. Тәм-томнар белән дә сыйлаганнар Алинә белән Ләлә апаны. "Бик зур рәхмәт!" дип сөенечләрен җиткерәләр алар МЧС коллективына. "Бала ятимлекне тоеп үсәргә тиеш түгел. Ләлә апа да, без дә Алинәгә ятимлек ачысын сиздермәскә, әти-әни назын бүләк итәргә тырышабыз. Игелеккә чикләр юк, диләр бит. Алинә мәктәпне тәмамланганчы безнең карамакта булачак. Кызыбыз да безнең йөзгә кызыллык китермәс дип ышанабыз", - ди Рәшид әфәнде.
    Ә Алинә - бик тырыш кыз. Өйдә ул - әбисенең төп ярдәмчесе. Укуда да сынатмый. Көндәлеген дә, дәфтәрләрен дә гел "5"леләр генә бизи. Аның түбән билгеләргә укырга хакы да юк. Чөнки шефлыкка алган апа-абыйлары һәрдаим тәртибе, укуы белән кызыксынып торалар. "Алинәбез шигырьләр дә яза әле. Бәйрәмнәрдә телефоннан шалтыратып безне дә котлый, матур иҗат җимешләрен бүләк итә", - диләр биредә эшләүче хатын-кызлар.
    МЧС җитәкчелеге хезмәткәрләренең дә балаларын онытмый. 1 сыйныфка баручы балаларны мәктәпкә әзерләүгә үзләреннән өлеш кертәләр. Быел мондый бәхет Николай Михайловның улы Рөстәмгә елмайган. Аңа спорт костюмы бүләк иткәннәр.
    "Минем теләк бер генә: шәһәрдәге һәр оешма-предприятие җитәкчесе күп балалы, ятим, матди яктан аз тәэмин ителгән гаиләдәге берәр баланы шефлыкка алып, аңа ярдәм итеп торса, малайлар-кызлар үзләрен яшьтәшләре арасында кимсетелгән итеп тоймаслар иде. Ә бала күңелен күрү өчен күп кирәк түгел бит...", - ди Рәшид Мастикаев.
    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: