Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Игелекле иганәчеләр 7нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларны сөендерделәр

Инвалидлар декадасы

Игелекле иганәчеләр Әгерҗенең 7нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларны сөендерделәр. 

Әлеге бакчадагы инклюзив төркемгә тугыз сәламәтлеге чик ле бала йөри. Игелек ияләре Станислав Никитин һәм Данис Кәримов Инвалидлар декадасы кысаларында аларга махсус уенчыклар бүләк иттеләр. Бу уенчыклар балаларның төрле яклап үсешен тәэмин итүгә тәгаенләнгән.

Балалар бакчасы мөдире Лилия Яппарова, 3 декабрьдә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтүче юристлар Станислав Юрьевич һәм Данис Хәкимовичка ихлас рәхмәт сүзләре җиткереп, эшләрендә уңышлар теләде һәм балалар бакчасы исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев