Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Игелекле телефон” алырга ярдәм ит

1 октябрьдән Татарстанда "Игелекле телефон" хәйрия акциясе старт алды. Аның максаты - әйләнә-тирә белән элемтәсе булмаган ялгыз өлкәннәргә кәрәзле телефон алырга ярдәм итү. "Ни кызганыч, картлык көннәрен ялгызлары гына уздыручы өлкәннәр дә шактый районыбызда, андыйлар саны - 212. Шуларның 67сенең балалары да юк. Безнең хезмәткәрләр аларның һәркайсының өенә барып хезмәт...

1 октябрьдән Татарстанда "Игелекле телефон" хәйрия акциясе старт алды. Аның максаты - әйләнә-тирә белән элемтәсе булмаган ялгыз өлкәннәргә кәрәзле телефон алырга ярдәм итү.
"Ни кызганыч, картлык көннәрен ялгызлары гына уздыручы өлкәннәр дә шактый районыбызда, андыйлар саны - 212. Шуларның 67сенең балалары да юк. Безнең хезмәткәрләр аларның һәркайсының өенә барып хезмәт күрсәтә. Ә менә "Игелекле телефон" иң беренче чиратта беркеме дә булмаган япа-ялгыз өлкәннәргә биреләчәк", - ди "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Әнисә Зәйнуллина.
Әлеге телефоннар гади генә түгел, аларда "борчулы төймә" ("тревожная кнопка") дә бар. Хәле авыраеп киткән очракта, янгын, су басу кебек гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, электр чыбыкларында кыска ялганыш булганда, газ исен тойганда, ишек йозагы ватылып, өйдән чыга алмаганда, йортка йә фатирга чит кешеләр килеп кергәндә һәм башка шундый көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда, ялгыз кеше "борчулы төймә"гә басып, ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ булуын хәбәр итә алачак.
Ялгыз өлкәннәр өчен бик тә кирәкле менә шундый "Игелекле телефон"нарны алу өчен, сезнең ярдәм кирәк, хөрмәтле иганәчеләр һәм игелек кылырга һәрчак әзер торучы райондашларыбыз. Ярдәм кулы сузарга теләүчеләр өчен реквизитларны хәбәр итәбез:
Некоммерческая организация
"Фонд развития Агрызского муниципального района"
ИНН 1601007179, КПП 160101001
р/с 40703810905110004330
ОАО "Ак Барс Банк" г.Казань
БИК 049205805 Кор.счет 30101810000000000805

Белешмәләр өчен телефон: 22954.
Өлкәннәр декадасы барган көннәрдә "Игелекле телефон" акциясенә кушылсагыз, картлык көннәрен ялгызлыкта уздыручы өлкәннәребезгә икеләтә бүләк булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев