Иртәгә, 19 декабрьдә, республикада урыны белән бераз кар явачак, аерым районнарда томан төшү ихтималы бар. Көннең икенче яртысында Татарстанның көнбатыш төбәкләрендә көньяк тарафтан җилнең секундына 16 метр тизлеккә җитеп көчәе һәм буран чыгуы фаразланыла. Иртәгә һава температурасы төнлә - 12-17, аязган вакытта 21 градуска кадәр салкынайта. Көндез исә 6-11, көнчыгыш районнарда 14 градуска кадәр салкын булачак.
20 декабрьдә кар, юеш кар явачак. Төнлә явым-төшемнең көчәюе дә ихтимал. Буран чыгачак, күз күреме 1000 метрдан да кимрәк (төнлә 500 метрдан кимрәк) булачак. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитә. Юлларда кар көртләре. Һава температурасына килгәндә, төнлә - 5-10, көнчыгышта - 15, көндез исә - 1-6 градус салкын.
21-24 декабрь көннәрендә вакыты белән юеш кар, хәтта яңгыр һәм пыскак яңгыр да явар дип көтелә. Томан төшә, юлларда бозлавык саклана. Һава температурасы 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы булачак.
Нет комментариев