Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Игътибар бәйге: Бөтен юллар безнең авылга илтә

    Хөрмәтле газета укучыларыбыз! "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы битләрендә туризм белән бәйле бәйге игълан итәргә булдык. Бәйге фотоматериалларга нигезләнә һәм өч этапта уза. Аның БЕРЕНЧЕсендә редакциябезгә (agr-vesti@mail.ru адресы буенча) авылыгыз белән бәйле 7-10 фотосурәт һәм аларга 2-3 җөмләлек аңлатма җибәрергә кирәк. Сез җибәргән фотолар "Безгә туристлар килгән очракта без менә шуларны күрсәтер...

    Хөрмәтле газета укучыларыбыз! "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы битләрендә туризм белән бәйле бәйге игълан итәргә булдык.

    Бәйге фотоматериалларга нигезләнә һәм өч этапта уза. Аның БЕРЕНЧЕсендә редакциябезгә (agr-vesti@mail.ru адресы буенча) авылыгыз белән бәйле 7-10 фотосурәт һәм аларга 2-3 җөмләлек аңлатма җибәрергә кирәк. Сез җибәргән фотолар "Безгә туристлар килгән очракта без менә шуларны күрсәтер идек" дигәнне раслап, авылыгызның үзенчәлекләрен чагылдырырга тиеш. Фотоларда авылның тарихи объектлары, истәлекле урыннары, танылган шәхесләр, матур табигать сурәтләнергә мөмкин. Шулай ук авылыгызның уңган-булган кешеләрен, алтын куллы осталарын, кызыклы шөгыль ияләрен чагылдыручы фотолар да максатка ярашлы булачак. Фотоматериаллар июнь ахырына кадәр кабул ителә.

    ИКЕНЧЕ этапта (июль-август ае) газета сайтында сез юллаган фотоларга тавыш бирү уздырыла. Шул рәвешчә, җиңүче авылны сез үзегез сайлыйсыз. Бәйгедә катнашучылар күп булган очракта аерым номинацияләр буенча да җиңүчеләр билгеләргә ниятлибез.

    ӨЧЕНЧЕ этапта без, редакция хезмәткәрләре, җиңү яулаган авылга барып мәдәни чара уздырырга планлаштырабыз. Ә нинди мәдәни чара икәнлеге әлегә сер булып калсын.

    Әлеге бәйге турында тулырак белешмәне 22962 телефоны буенча алырга мөмкин. Без сезне актив булырга чакырабыз, хөрмәтле укучыларыбыз. Йә, фотоларны беренчеләрдән булып кайсы авыл юллар икән?! Сездән фотолар көтәбез, дуслар!

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: