Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Игътибар: “Супер әби һәм супер бабай“ фотобәйгесе игълан итәбез

    Өлкәннәр ункөнлегенә аяк басабыз. Шул уңайдан иң кадерле кешеләр - әби-бабайларыбызга багышлап "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы сайтында "Супер әби һәм супер бабай" дигән фотобәйге игълан итәбез. Гомер көзенә аяк бассалар да күп кенә әби-бабайлар елларга бирешмичә, заман белән бергә атлыйлар: актив тормыш алып баралар, спорт белән шөгыльләнәләр, күбесе кул эшләре остасы...

    Өлкәннәр ункөнлегенә аяк басабыз. Шул уңайдан иң кадерле кешеләр - әби-бабайларыбызга багышлап "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы сайтында "Супер әби һәм супер бабай" дигән фотобәйге игълан итәбез.

    Гомер көзенә аяк бассалар да күп кенә әби-бабайлар елларга бирешмичә, заман белән бергә атлыйлар: актив тормыш алып баралар, спорт белән шөгыльләнәләр, күбесе кул эшләре остасы да. Якыннарын тәмле ризыклар белән сөендерүче әбиләр дә күп. Әйдәгез, бәйрәм уңаеннан иң кадерле кешеләребезне сөендереп алыйк әле, дуслар. Моның өчен сезгә бер генә шарт үтәргә кирәк: әби-бабагызны, туганыгыз яки танышыгызны яраткан шөгылен башкарганда фотога төшерегез һәм редакциягә юллагыз.

    Фотога төшүченең кем икәнен, ничә яшьтә һәм кайдан булуын күрсәтергә, авторны әйтергә онытмагыз. Якын кешегез турында кыскача мәгълүмат язуыгыз да сорала. Фотоларны agr-vesti@mail.ru электрон почтабызга, Вконтакте, Одноклассники төркемнәренә юлларга яки К.Маркс урамы, 8нче йортка - редакциягә кертеп чыгарга мөмкин.

    Фотолар 7 октябрьгә кадәр кабул ителә. Тавыш бирү 8 октябрьдән башлана. 22 октябрьдә йомгак ясала. Супер әби яки супер бабайны редакциянең истәлек бүләге көтә.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: