Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Игътибар: юлны яптылар

БАМ күпере астыннан җәяүлеләр өчен чыгу юлының ябылачагы турында хәбәр иткән идек инде. 2019 елның 15 июленнән аны рәсми рәвештә яптылар. Бу хакта Горький тимер юлының Әгерҗе юл дистанциясе хәбәр итә.

  • Әлеге санкцияләнмәгән чыгу юлы урнашкан участокта поездлар килүне күрү чикләнгән, – дип хәбәр итә дистанциянең баш инженеры А.Ханжин. – Җәяүлеләр юлы биш тимер юл аша үтә. Алар арасында Юдино–Екатеринбург кебек төп юнәлешне үз эченә алганы да бар. Көндезге вакытта бу юлдан уртача алганда 1200ләп кеше юлны аркылы чыга. Аларның иминлеген тәэмин итү максатыннан әлеге юл ябыла. Хәзерге вакытта аны  чикләү буенча әзерлек эшләре алып барыла. Тимер юлны аркылы чыгу өчен җәяүлеләр махсус җиһазландырылган күпердән файдалана алалар.

Белешмә:

2010-2018 еллар аралыгында Әгерҗе станциясендә хәрәкәт итүче состав йогынтысында 8 кеше җәрәхәтләнгән.

Әгерҗе станциясе аркылы тәүлек саен ике юнәлештә дә 180 пар поезд үтә.

Ел дәвамында шәһәр яны һәм еракка йөрүче поездлардагы пассажирлар саны 350 мең һәм 190 мең тәшкил итә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев