Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Июль ае кызу булачак

Инде хәбәр итүебезчә, агрофирма Яңавылдан ерак түгел урында 2600 башка исәпләнгән мегаферма төзелешенә старт бирде. Австралиядән 1190 баш нәселле тана, 17 үгез кайтарылып, Варкләд-Бодьядан ерак түгел кардаларга урнаштырылды. "Таналарны алып кайтканчы ук кардаларны чистартып дезинфекцияләдек. Ерак юлдан кайтарылган әлеге малларны карантинга куеп, 10 көн бары печән генә ашаттык. Хәзер акрынлап...

Инде хәбәр итүебезчә, агрофирма Яңавылдан ерак түгел урында 2600 башка исәпләнгән мегаферма төзелешенә старт бирде. Австралиядән 1190 баш нәселле тана, 17 үгез кайтарылып, Варкләд-Бодьядан ерак түгел кардаларга урнаштырылды.
"Таналарны алып кайтканчы ук кардаларны чистартып дезинфекцияләдек. Ерак юлдан кайтарылган әлеге малларны карантинга куеп, 10 көн бары печән генә ашаттык. Хәзер акрынлап башка төр азык белән тукландыруга да күчә барабыз. Төрле макро- һәм микроэлементлар белән баетылган витаминлы катнашмалар бирәбез. Карантин вакытында эшләнергә тиешле чаралар - кан алу, прививка куюларны планлы рәвештә башкарабыз. Бу эшләрдә район ветеринария оешмасының да ярдәме зур. Карантин беткәннән соң, бозауларның һәрберсен үлчәп, төркемнәргә бүләчәкбез һәм каплатуга хәзерләячәкбез. Беренче бозаулар алдагы елның март-апрель айларында туар, дип планлаштырыла", - ди мегаферма идарәчесе Тәлгать Муллануров.
Ә менә төзелешнең иң кызган вакыты июль аена туры килер, мөгаен. "Төзелеш эшләрен узган елның 25 ноябреннән - мегаферма төзелешенә старт бирелгән көннән алып бара башлаган идек инде. Кышкы чорда эш туктап торды. Хәзер төзелешне киң колач белән башлап җибәрер вакыт җитте. Биредә үзара ябулы юллар белән тоташтырылган 5 зур корпус булачак. Шуның өчесе - сыер абзары, берсе - яшь бозауларныкы. Ә бишенче бинада бозаулату, сөт-сыер саву блоклары һәм административ-көнкүреш корпус булыр дип планлаштырыла. Быелга безнең бурыч - ике сыер абзарын һәм 5нче корпусны кулланылышка тапшыру. Шулай ук инфраструктура эшләнеп бетәргә тиеш. Су, электр энергиясе белән тәэмин итү, юллар төзелеше дә - алгы планда. Мегаферманы су белән 5 скважина тәэмин итәчәк, электр энергиясе дә үзебезнең подстанциядән киләчәк", - ди агрофирманың төзелеш эшләре буенча директор урынбасары Фәнис Хәбибуллин.
Төзелешнең генераль подрядчигы - "КамГЭС энергострой" җәмгыяте. Хәзер биредә 8 оешмадан 120ләп кеше, 40 берәмлек техника эшләсә дә, шушы көннәрдә эшчеләр саны 300гә җитәр, диләр. Алар өчен яшәү, ашату яклары да хәстәрләнә. Киләсе атнадан кайнар ризыкны кырдагы вагоннарда әзерли башлаячаклар. "Эшләр өчен дә, вакытлыча яшәр өчен дә тиешле шартлар тудырылачак. Төзелеш эшенә осталыгы булган ир-егетләр өчен менә дигән мөмкинлек бит бу. Эш эзләп әллә кая йөрисе дә юк, хезмәт хаклары да канәгатьләнерлек булачак. Теләге булганнарны төзелешкә көтеп калабыз", - ди Фәнис Рафисович. Төзелеш эшләрен тулы көченә башлап җибәрү өчен бетон узелын да тулы көченә эшләтеп җибәрәчәкләр. Инде шушы көннәрдә узел беренче партия бетонны бирә башлаячак, диде ул.
Чит илдән кайткан терлекне кышлату өчен күпме азык кирәк булачак соң? Бу - көн үзәгендә торган төп бурыч хәзер. 5әр тоннага якын сыйдырышлы 12 траншея әзерләнгән. Узган атнада шуларның беренчесенә сенаж сала башлаганнар. "Без көнне төнгә ялгап эшләргә дә әзер", - диләр сенажны таптатып торучы "Тирсә-транс" тракторчылары Виталий Денисов һәм Хәмит Садыйков (рәсемдә). "Безнең алда зур эш - шушы 12 чокырны да азык белән тутыру бурычы тора. Ә бу - 60 мең тоннага якын терлек азыгы, дигән сүз. Тик күләм артыннан куабыз дип, сыйфат турында да онытырга ярамый. Быел ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сыйфатның алгы планда булырга тиешлеген кабыргасы белән куйды. Ә биредә әлеге шартны үтәү аеруча актуаль. Нәселле сыерлар башкачарак мөнәсәбәтне таләп итә. Аллага шөкер, соңгы вакытларда яхшы гына яңгырлар явып үтте. Бу - үләннәр дә, терлек азыгы культуралары да тагын да куерып үсеп китәчәк, дигән сүз", - ди "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасы генераль директоры Илгиз Салихов.
Менә шундый киң колачлы эшләр алып барыла бүген Яңавылдан ерак түгел басуда. Июль аенда һава торышы гына түгел, эш тә бик кызу булачак биредә. Газета укучыларыбызны мегаферма төзелеше барышы белән алга таба да таныштырып барачакбыз.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев